url
stringlengths
3
284
title
stringlengths
1
252
article_summary
stringlengths
1
12.1k
article_text
stringlengths
1
363k
source
stringclasses
21 values
source_type
stringclasses
3 values
topics
stringlengths
2
174
created_date
stringlengths
10
47
https://matbugat.ru/news/?id=42984
Ландыш Баһави: "Кызы үлгәнен әнисенә әле дә әйтә алмыйбыз"
null
Яңа ел бәйрәмнәренең күңелле мизгелләре җырчы Ландыш Баһави гаиләсе өчен кайгы-хәсрәт белән алышынган. Энесе гаиләсе белән юл һәлакәтенә очраган. Авариядә аларның 6 яшьлек кызлары Аделина үлгән. Эльвира МОЗАФФАРОВА Ирек мәйданы № --- | 22.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42985
Декреттагы әтиләр өчен яхшы яңалык
null
Бала карау буенча ялда булган әтиләргә әниләр белән беррәттән һөнәри белем бирү һәм хезмәт базарында кирәкле һөнәрләргә квалификация күтәрү буенча социаль гарантияләр дә биреләчәк. Бу хакта Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитет әгъзасы Светлана Бессараб сөйли. Әлфия ШАКИРҖАНОВА Өмет № --- | 22.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42986
"Барысын да ташлап чыгып китәсем килә..." яки "Балалар үсеп чыгып киткәч, ирнең кирәге бармы?"
null
"Бәхетле хатын, нишләргә икән, дип, аптырашта калып утырмыйдыр инде. Балалар үскәч, алар өйдән чыгып киткәч тә башка әллә нинди уйлар килә икән ул. Быел өченче улым, 9нчы сыйныфны тәмамлап, шәһәргә укырга керде. Ул киткәч, балалар өчен генә яшәгәнемне аңладым. Хәзер ир янында калуның кирәген тапмый башладым. --- Матбугат.ру № --- | 22.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42987
Җырчы Алсу Фазлыева: "Еладым. Хисләрне сүзләр белән аңлата да алмыйм"
null
Җырчы Алсу Фазлыева изге сәфәр турында социаль челтәрдәге сәхифәсендә сорауларга җавап биргән. Аның сүзләренчә, алар 4 көн Мәдинә шәһәрендә булганнар, ә хәзер Мәккәдә. Изге сәфәрнең бәясе – 209 мең икән. --- Шәһри Казан № --- | 22.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42988
Мәрхүмә журналист Альбина Мәхмүтова турында: Самара татарларына ихлас хезмәт итте
null
Самара татарларының «Бердәмлек» газетасында Залия Динмөхәммәтованың «Вакыт томаннары каплап китә алмас… Альбина Мәхмүтованың вафатына бер ел тулды» дигән язмасы чыкты. Бу хакта Татар-информ хәбәр итә. Белмим инде ничек язарга да, чөнки андый төзәлгесез йөрәк яраларын, гадәттә, күңел сандыгына бикләп саклыйлар, һич тә булмаса, моңсу кичләрдә бик якын туганнарга сөйләп була... Шулай да, Самара татарларына ихлас күңелдән хезмәт иткән Альбина белән Фәрхәд Мәхмүтовларны искә алмыйча үтеп булмый, чөнки декабрьдә Альбинаның вафатына да бер ел тулды инде.   Әле һаман да ышана алмыйм бу фаҗигага. Фәрхәд вафат булгач, Альбина миннән аның турында истәлекләр язуымны соралган иде. Берничә мәртәбә өстәл артына утырып яза башладым. Ләкин каләмем астыннан Фәрхәднең үзенә язган бик озын хатлар килеп чыга торды. Мин аларны беркемгә дә күрсәтмәдем, өстәл тартмасына сала бардым. Шуннан соң Альбина белән сөйләштек тә мин Фәрхәд турында бөтен халык өчен мәкалә яза алмыйм, дигән уртак фикергә килдек. Чыннан да, иң мөһим сүзләрне ничек чүпләп алырга, бер кечкенә генә язмада кешенең вакыйгаларга, күңел омтылышларына бай тормышын ничек тасвирларга? Әле дә шул вакытта яза алмаганыма үкенәм...   2019 елгы йөрәк яраларыбыз төзәлеп бетмәде, инде 2022 елгы фаҗига – Альбинаның вакытсыз үлеме. Әйтерсең лә яңгыр явып торганда лайлалы тирән чокырдан чыга алмыйча газапланасың. Менә-менә чыгып бетәм дигәндә генә кабат аска шуып төшәсең. Өскә үрмәләргә инде хәлең юк, әллә яңгыр, әллә күз яшьләре дөньяны томалый... Мондый халәттә мин дә бер булган идем, башта әтием, артыннан ук бабам, әбием, апам гүр иясе булдылар. Әйтерсең лә бу хәлдә мин түгел, ниндидер башка кеше. Туганнар белән җирләү һәм матәм көннәрендә генә очрашасың. Күңел ката, син, дәшмәс бер бәндә булып, язмышка, якын кешеләреңә, врачларга ачуланасың, кайчан булса да үзең дә шул чокырда ялгыз калачагыңа ышана башлыйсың. Вакыт кына йөрәк яраларын дәвалый. Кеше гомере чикле, дигән уй инде сине бик бимазаламый, ничектер йөзең ачыла башлый. Шундый югалтулар кичергән кеше ныгый, бәхетле минутларны кадерли белә башлый, якыннарына, балаларына бүген үк, кичекмәстән яхшылыклар эшләргә кирәклеген аңлый. Дөнья куу дигән төшенчә арткы планга чигенә.   Фәрхәд вафат булгач, Альбина искиткеч чыдамлык, ныклы характер, сабырлык күрсәтте, лаеклы ирнең лаеклы хатыны була белде. Андый хатынны Фәрхәд беркемгә дә бирмәс иде. Кызганычка, үлем аның үзен тартып алды һәм балаларыннан һәм сөекле хатыныннан аерды.   Мәхмүтовларның татар халкы өчен эшләгән бихисап эшләрен сөйләп бетерерлек түгел, аны барыбыз да бик яхшы беләбез. Тик Фәрхәд, грек герое Икар кебек, Кояшка бик якын килде. Юк-юк! Аңарда мин-минлек юк иде, горур кеше иде ул. Үзе белән түгел, татар халкы өчен эшли алуы белән горурланды, бу аның тормыштагы төп роле иде. Аның артында хатыны, өч баласы, фикердәшләре һәм татар оешмалары кебек ныклы терәкләр булуы ир-егеткә канат куйды. Ул югарыга омтылды һәм үзен-үзе онытты, нәтиҗәдә, канатларына ут капты...   Мифлар бит алар тормыштан алына. Бу һәммәбезгә дә дәрес булсын иде. Әгәр син дөрес юлдан үз-үзеңә ышанып атлыйсың, фикердәшләрең сине аңлый, идея һәм принципларыңны кабул итә икән, явыз кеше сүзен тыңлама һәм бөтен эшне дә үз өстеңә генә өймә. Күмәк эш ул күңеллерәк һәм тизрәк эшләнә. Мин үзем өчен шундый нәтиҗә ясадым.   Ә Альбина минем йөрәгемдә мәңгелеккә урын алды. Чибәр, ачык күңелле, акыллы, сәләтле, барысын да аңлаучы, җаваплы, ярдәмчел... Сүзлектә нинди яхшы сүзләр бар – барысы да Альбина турында. Ул үзе артыннан иярткән кешеләр саны бихисап. Аның белән бер юлдан бару һәркем өчен дә дәрәҗә иде. Кояш кебек галәмгә нурлар сибеп торучы якты йолдыз ул. Үзе сүнсә дә, нурлары еллар аша да кешеләр күңеленә барып җитәр, җылытып торыр.   Бүген ата-ана яктылыгы эстафетасы балаларына күчте. Бу ятимнәр, әти-әниләре күрсәтеп калдырган вектор буенча зур чыдамлык һәм Мәхмүтовларга гына хас лаеклы горурлык белән атлыйлар. Милли оешмаларга якын булган бөтен татарлар да шушы бөек юлга чыксыннар иде. Бу юл авыр, мәшәкатьле һәм бик тә җаваплы, ләкин аны лаеклы үткән шәхесләрне халык онытмый.   ...24 декабрьдә Самараның Җәмигъ мәчетендә Альбинаның елы уздырылды. Бик күп халык килгән иде, чөнки Фәрхәд һәм Альбинаны Самара өлкәсендә һәм Татарстанда да белмәгән кеше бик аздыр. Күп яхшы сүзләр әйтелде, күп догалар укылды. Иң мөһим сүзләрне ике бертуган энесенә әни белән әти дә, апа да булып калган кызлары Фәрзанә әйтте.   - Без әти белән әнине өйдә бик сирәк күрә идек, Бирегә килгән дуслары, хезмәттәшләре, оешмадашлары аша аларның тормыш юлын барлыйм, мәңгелеккә саклап калыр өчен йөрәгемдә җыям. Буш вакытларыгызны балаларыгыз, туганнарыгыз белән уздырырга тырышыгыз. Фани дөньяны калдырып киткән җаннар шул бәхетле мизгелләрне генә хәтерлидер... --- Матбугат.ру № --- | 23.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42989
Әтнә районында яшәүче ир дүртенче баласын өендә үзе таптырган
null
Буранлы көннәрдә Әтнә районында шатлыклы вакыйга булган. Бер гаиләдә дүртенче бала дөньяга килгән. Юл мәшәкатьләре үзенекен иткән. Шул сәбәпле, көмәнле хатын бала тудыру йортына барып җитә алмаган. Гаилә башлыгына кендекче әти булырга туры килгән. Без герой атадан әлеге көтелмәгән очрак турында сораштык. –Монда бит бернинди геройлык та юк. Мин хатыныма булдыра алган кадәр ярдәм иттем. Шөкер, балабыз исән-сау. Сабыебыз – буранлы кыш бүләге. Без уйладык та, алай кычкырып йөрү килешмәс дидек, –диде исемен әйтергә теләмәгән, әмма бик бәхетле ата. Фото: пиксабай Сәрия МИФТАХОВА Ватаным Татарстан № --- | 23.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42990
Чирмешәндә янып үлгән кызның әбисе: “Тәрәзә төбендә юктан да кар шыгырдый, рухы безнең янда йөри”
null
Бу хәл күпләрне тетрәндерде. 8 гыйнвар көнне Чирмешән районында әбисе йортында янгын чыгып, 7 яшьлек кыз бала төтенгә буылып үлгән иде. Әнисен комада килеш хастаханәгә төяп китүләрен, ә менә кызны, кызганыч, коткарып кала алмауларын язган идек. Гөлнур ШӘРӘФИЕВА Шәһри Казан № --- | 23.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42991
«Ринатымны югалтам икән, дип кайгырдым»
null
Социаль челтәрләрдә өздереп баян уйнаган һәм шуңа кушылып җырлап утырган ир-ат видеосына тап булдым. Күңелне айкатып, йөрәк түренә үтеп җырлый. Аның йөзе дә елмая, кашлары да бии, кыскасы, үзеннән нур бөркелә. Күңелгә шулкадәр үтеп керде бу кеше. Кем икәнен тиз белдек. Казанда яшәүче бакчачы Рәмзия Әхмәдуллинаның икетуган абыйсы Ринат Гыйниятов икән. – Безнең абый кебек кеше юк. Гомере буе заводта эшләде, әмма кулыннан баяны төшмәде. Матур җырлый. Кушаматы да «Композитор» аның. Ул бөтенебезгә дә үрнәк, терәк. Язмыш сынауларына да бирешмәде, – диде Рәмзия. Ринат абыйның үзен өйдә туры китерә алмасак та, хатыны Рәшидә белән сөйләшергә насыйп булды. – Ирем белән соң гына кавыштык. Ул чакта миңа 38 яшь иде. Шөкер, бик матур итеп 32 ел бергә гомер итәбез. Бер ул үстердек. Бер-беребезне аңлап, санлап яшибез. Ринат – бик тыныч кеше. Беркем белән дә талашып йөрми, гел булышырга гына тора. Бик тә туган җанлы, – ди хатыны. – Бер ел элек гаиләбезгә зур сынау килде. Уйламаганда ирем авырып китте. Тәнендә шеш барлыкка килде. Шундук табибка күренергә киттек. Безне Казан онкология диспансерына җибәрделәр. Табибның бик яхшысы туры килә аларга. Тик анализ нәтиҗәләре сөендерми – Ринат абыйга яман шешнең 3 стадиясен куялар. Ринат абыйдан бигрәк Рәшидә апа сыгылып төшә. – Ринатымны югалтам икән, дип кайгырдым. Әле бит яши генә башлаган кебек идек. Улыбызны өйләндереп, аның балаларын сөясе килә. Матур картлыкны бергә үтәсебез бар! Күп еллар фельдшер булып эшләгән дәү апам үзенең киңәшләрен биреп, мине  тынычландырды. Шуннан соң үземне кулга алдым. Бар көчемне Ринатымны дәвалауга бирәм. Ирем 8 химия терапиясе алды. Гел янәшәсендә булдым. Бу чир белән очрашкан кешеләрнең киңәшләрен тыңладык, табиблар кушканны үтәдек, – ди Рәшидә апа. Бирешә чир, артка чигенә. Табиблар да сөендерә. Ринат абыйның хәле уңайланып китә, ул эшкә дә чыга. Әмма әле вакыт-вакыт табибларга күренеп, анализлар тапшырасы икән. – Без Ринат белән спортны үз итәбез. Ул 50 яшеннән гер күтәрә. Бергә бассейнга йөрибез. Сынаулар алдында сынмаска сәламәт яшәү дә булышты дип уйлыйм, – ди Рәшидә апа. – Ринат гомере буе кулыннан баянын төшермәде. Заводта үткән һәр чарада уйнап җырлар иде. Хәзер дә бер генә мәҗлес тә ансыз узмый. Әле менә Ринат терелүгә шөкер итеп, Коръән ашы уздырдык. Ирем барлык туганнар алдында миңа рәхмәтен җиткерде. «Рәшидә булмаса, терелә алмас идем», – диде. Ә мин ул булмаса, яши дә алмас идем. Язмышыма юлымда Ринатымны очраткан өчен рәхмәтлемен. Әле тагын озак еллар тигезлектә яшәсәк иде.  Гөлгенә ШИҺАПОВА Ватаным Татарстан № --- | 23.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42992
Камал театры Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләренә гастрольләргә китә (ВИДЕО)
null
13 февральдә Камал театры Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләренә гастрольләргә китә. 6 көн дәвамында "Энергетик" мәдәният йортында һәм А.Гыйләҗев исемендәге Татар драма театры сәхнәсендә соңгы еллардагы иң яхшы спектакльләр уйналачак. --- Камал театры № --- | 23.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42993
Ни өчен Айваз Садыровның Илсөя Бәдретдинова белән төшерелгән тапшыруы чыкмый калган? (ВИДЕО)
null
«ШАЯН ТВ»ның YouTube каналында чыгып килүче «Килде-китте шоу» тапшыруында Айваз Садыров «50 сорау» тапшыруының тозланган чыгарылышы һәм башка өлкәгә кереп китүе хакында сөйләде. Карыйбыз: --- Шаян № --- | 23.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42994
Акбулат: "Сөйгәнем тыйнак минем"
null
Җырчылар — Зәйнәб Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов гаиләсендә сөенечле вакыйга — уллары Булат өйләнде. Лилия ЙОСЫПОВА Ирек мәйданы № --- | 23.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42995
"Ул авариягә без эләгергә тиеш идек..."
null
Игътибарга алганыгыз бармы, кайбер чакта кеше гомерен бер секунд хәл итә. Мин моны юлда йөргәндә һәрвакыт искә алам. Капма-каршы машиналар бер-берсенә килә дә һәм инде менә бәрелештеләр, дигәндә, бер водитель рулен икенче якка борып өлгерә. Яисә урманда йөргәндә. Узып кына китәсең - артта агач ава. Мондый хәлләр турында бик күп язарга була. Чираттагы хат авторы да үзе белән булган шундый хәл турында сөйләгән. --- Матбугат.ру № --- | 23.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42996
Азнакайда балаларның сөрем газы белән агулану сәбәбе билгеле булды
null
Азнакай шәһәр прокуратурасы сөрем исе белән агуланган ике бала турындагы тикшерүне тәмамлады. Бу хакта Татарстан өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итә, дип язып чыкты Татар-информ. --- Матбугат.ру № --- | 23.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42997
Ләйсән Сөнәгатова: «Айратның әти-әнисе белән 43 квадрат метрлы фатирда 6 кеше тордык»
null
Җырчы Ләйсән Сөнәгатова белән әңгәмәбезне дәвам итәбез. Илгизә ГАЛИУЛЛИНА Шәһри Казан № --- | 23.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42998
Татарстанда бүген буран көтелә
null
Бүген Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә. Көндез урыны белән бераз кар ява, шулай ук көчле булмаган буран да фаразлана. Бу хакта ТР Гидрометүзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза Татар-информ. --- Матбугат.ру № --- | 24.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42999
20 елдан артык бергә яшәүче парларга премия түләргә җыеналар
null
Дәүләт Думасында озак гомер иткән парларга бер тапкыр бирелә торган премия түләү турында закон проекты тәкъдим иткәннәр. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә. Закон проекты авторы – Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов. Нилов, традицион гаиләне саклау кирәклегенә басым ясап, озак бергә яшәүче парларга премия бирергә кирәк, дигән фикерне әйткән. Россиянең 19 төбәгендә, кайбер шәһәрләрдә озак бергә гомер иткән парларга акча бирелә икән. Әмма премия башлыча 50 ел һәм аннан да озаграк бергә яшәүчеләргә генә каралган. Мәсәлән, Санкт-Петербургта бу премия күләме 50 мең сум. Проект авторы, премияне 20 ел бергә яшәүчеләрдән башларга тәкъдим итә. 20 000 сум — 20 ел яшәгән парларга 25 000 сум — 25 ел яшәгән парларга 30 000 сум — 30 ел яшәгән парларга 35 000 сум — 35 ел яшәгән парларга 40 000 сум — 40 ел яшәгән парларга 45 000 сум — 45 ел яшәгән парларга 50 000 сум – 50 ел яшәгән парларга 55 000 сум — 55 ел яшәгән парларга 60 000 сум — 60 ел яшәгән парларга 65 000 сум — 65 ел яшәгән парларга 70 000 сум — 70 ел яшәгән парларга. Закон проекты нигезендә, бу премияләрне, инфляция күләменә карап, ел саен индексацияләү, ә салкын төбәкләрдә яшәүчеләргә шундагы коэффициентларны кушу планлаштырылган. Закон проектын 1 июльдән кабул итү каралган. Фото: фрипик.ком --- Ватаным Татарстан № --- | 24.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43000
“Яңа Третьяковка залында картина герое булырмын дип уйламадым да”
null
Кама Тамагы районының Иске Барыш авылы комбайнчысы Шамил Нуруллинның портреты бүген Яңа Третьяковка залында эленеп тора. Чаллы рәссамчысы Татьяна Низамова ясаган портрет ул. Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА Шәһри Казан № --- | 24.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43001
15 ел элек югалган ирне тапканнар
null
Төмән өлкәсендә очраклы рәвештә 15 ел элек югалган ирне тапканнар. Бу хакта “ЛизаАлерт” эзләү отрядының төбәктәге бүлекчәсе “ВКонтакте” челтәрендә хәбәр иткән. Әлфия ШАКИРҖАНОВА Өмет № --- | 24.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43002
22 яшьлек егет туңган пенсионерны 5 километр күтәреп барган
null
Бу хәл 8 гыйнварда була. 22 яшьлек Никита Солодов Стәрлетамак янындагы дачага китә, ә бакча йортына якынлашканда ярдәмгә чакыручы кеше тавышынын ишетә һәм көрттә өлкән яшьтәге ир ятканын күрә. --- Матбугат.ру № --- | 24.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43003
17 яшьлек кызны үтереп, чүплек янына ташлап киткәннәр
null
Воронежда 17 яшьлек кызны вәхшиләрчә үтереп, мәетен сумкага салып, чүплек янында ташлап киткәннәр. Бу хакта «МК» яза. Мәет хуҗалык сумкасына салынган була. Мәрхүмә кыз Воронежга Тула өлкәсенең Новомосковское шәһәреннән килгән. Аны арендага алынган фатирда үтергәннәр, аннары мәетен чыгарып ташлаганнар. Үтерү урынында кан эзләре һәм кызның паспорты табылган. Җинаятьтә шикләнелүче 28 яшьлек егетне 23 гыйнварда Воронежда кулга алганнар. Аның чыгышы буенча Махачкаладан булуы мәгълүм. Чыганак хәбәр итүенчә, үтерүче җинаяте турында танышларына сөйләгән, канлы кадрлар төшерелгән видеоларны мессенджерларда тараткан. Соңрак аның танышларының берсе полициягә мөрәҗәгать иткән. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү бара. Фото: фрипик.ком --- Ватаным Татарстан № --- | 24.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43004
"Мәҗлес беткәч, пакетлар чыгарылып, табындагы ризыкны бүлешеп тутыралар да әле"
null
Ризыкны мул итеп әзерләсәң, савабы күбрәк булсын дип тырышумы бу, әллә «кеше ни әйтер?» дип якыннар-күршеләр алдында сынатасы килмәүме, әллә инде кеше куян куа дип, аларга иярергә маташумы? Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА Шәһри Казан № --- | 24.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43005
Татар телендәге әдәби әсәрләр ябык бәйгесенең «Роман» номинациясенең кыска исемлеге билгеле
null
Татар телендәге әдәби әсәрләр ябык конкурсы комиссиясе «Роман» номинациясенең кыска исемлеген төзеде. Кабул ителгән 23 романның җиңү мөмкинлеге бар. Җиңүчеләр 2024 елның 1 февралендә мәгълүм була. Барлык җиңүчеләр дә 2024 елның 21 февралендә – Халыкара туган тел көнендә тантаналы чарада бүләкләнәчәкләр. 1. Аккол Бикләрбәк. «Серле тәңкә». 2. Ак бүре. «Үз илемдә – үз көем». 3. Алчынбикә Нуриева. «Татар лачыны». 4. Зимагор. «Каторжан». 5. Кыдыл Нәмәкәев. «Дары бистәсендә». 6. Рәҗәп Акморза. «Күмелгән китап». 7. Туган якны өйрәнүче. «Кайсы яктан чыга соң бу кояш?.. » --- Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренеңтуган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе № --- | 24.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43006
«Татаркино» мәктәп укучыларына «Кеше язмышы» фильмын тәкъдим итте (ФОТО)
null
23 гыйнварда «Мир» кинотеатрында «Татаркино» күренекле язучысы Михаил Шолохов иҗатына багышланган мәктәп укучылары өчен әдәби чара уздырды. Яшь тамашачыларга Михаил Шолоховның «Кеше язмышы» хикәясе буенча төшерелгән нәфис фильмы тәкъдим итте. Фильмны караганнан соң, “Татаркиноның” кинофестивальләр һәм киночараларын оештыру бүлеге җитәкчесе Светлана Говорунова, әлеге фильм һәм язучының иҗатына багышланган интерактив бәйге оештырды. Аның нәтиҗәләре буенча иң актив укучыларга «Татаркино» һәм «Мир» кинотеатрыннан истәлекле бүләкләр тапшырылды.         --- Татаркино № --- | 24.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43007
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы сөт тармагына ярдәмне арттыра
null
Бу атнада Мәскәүдә Илкүләм сөт җитештерүчеләр берлегенең XV съезды узды. Аның эшендә авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев катнашты. Ул тармакның 2023 елдагы эшенә йомгаклар ясады, аны алга таба үстерүнең стратегик юнәлешләрен билгеләде һәм бизнес вәкилләренең сорауларына җаваплар бирде. Съездда Татарстан Республикасыннан Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министр урынбасары Гелүс Баязитов, Татарстан Сөт җитештерүчеләр берлеге генераль директоры Денис Пирогов һәм агрохолдинг вәкилләре булды. Дмитрий Патрушев, соңгы биш елда чимал сөте җитештерү күләмнәренең елдан-ел үсеше тренды тотрыклы сакланып килә, дип билгеләп үтте. Узган ел, беренчел белешмәләрдән күренгәнчә, ул 33,5 миллион тонна тәшкил иткән, бу 2022 елдагыдан ярты миллион тоннага күбрәк. Моңа сөт терлекчелегендә продуктивлыкны арттыру, шулай ук заманча җитештерү оешмаларын модернизацияләү һәм заманлаштыру ярдәм итә: аерым алганда, 5 ел эчендә тугыз йөздән артык сөт комплексы гамәлгә кертелгән. Чимал күләмен арттыру, үз чиратында, эшкәртүне үстерүгә этәргеч бирә. Төп категорияләр буенча уңай динамика күзәтелә. Мәсәлән, 2023 елда сөт өсте җитештерү 21 процентка диярлек арткан, сыр җитештерү - 16 процентка, туңдырма - 12 процентка һәм коры сөт продуктлары җитештерү 8 процентка арткан. Болар барысы бергә планлы рәвештә безнең базарның сөт һәм сөт продукциясе белән үз-үзен тәэмин итүен арттыра. Дмитрий Патрушев әйтүенчә, тотрыклы җитештерү күләмнәре артып баручы эчке ихтыяҗны канәгатьләндерергә һәм экспортны ныгытырга мөмкинлек бирә. 2023 елда Россия сөт продукциясен читкә чыгару өчтән бер өлешкә диярлек артты. 3 яңа базар ачылды - Пакистан, Гонконг һәм Әфганстан. Шулай итеп, хәзер безнең продукция 73 илгә экспортлана. Шулай ук Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы продукция сыйфатына контроль һәм ветеринария өлкәсендәге норматив-хокукый базаны камилләштерү мәсьәләләренә тукталды, ул 1 сентябрьдән авыл хуҗалыгы хайваннарын маркировкалау һәм исәпкә алу мәҗбүри булачак, дип искәртте. Бу эпизоотик иминлеккә уңай йогынты ясарга тиеш. Министр дәүләт ярдәме чаралары комплексы турында аерым сөйләде. Әлеге юнәлешне финанслау елдан-ел арта. Мәсәлән, 2020 елда бу тармакка 38 млрд сум юнәлтелгән булса, ә узган ел 61 млрд сумнан артыграк. Агымдагы елның катлаулы булуына да карамастан, кыска сроклы һәм инвестициячел кредитлауның барлык юнәлешләре саклана. Узган ел дәвалау туклануы җитештерү өчен төзелешкә һәм куәтләрне модернизацияләүгә инвестицияләрдән файдалану мөмкинлеге бирелде. Ачыткыч оеткылар җитештерүче предприятиеләр өчен кредитлар срогы 12 елга кадәр арттырылды. Юнәлешнең югары әһәмиятен истә тотып, 2023 елда Авыл хуҗалыгы министрлыгы инициативасы белән Хөкүмәт маркировкалау җайланмасын сатып алу һәм файдалануга тапшыру чыгымнарының 70%ын каплау мөмкинлеген табу турында карар кабул итте. Узган елның көзендә маркировкалау җайланмасын компенсацияләүгә КАПЕКСлар (капиталь чыгымнар тоту) тоту өчен 245 гариза сайлап алынган, моңа 2 млрд сумга якын акча тотылган. Мең баштан артык терлек булган фермаларны модернизацияләгәндә техника һәм җайланмалар сатып алуга тотылган чыгымнарның яртысына кадәр каплау турындагы карар проекты ведомствоара килештерү үтте. Моннан тыш, тармак өчен Авыл хуҗалыгы министрлыгы аерым бер вакытта кирәк булган өстәмә адымнар да ясый. Мәсәлән, 2023 елда сөт базарында бәяләрнең төшүенә бәйле проблеманы хәл итәргә кирәк булды. Бизнеска ярдәм итү өчен аерым сөт продуктларын кайтару чыгымнарын йөз процент компенсацияләү исәбенә экспорт мөмкинлекләре киңәйтелде. Нәтиҗәдә, читтән коры сөт кертү 2022 елдагыдан 6 тапкыр артты, ә сывороткалар (сөт сүле) - тапкыр. Бу эчке базарны җайга салырга һәм шуның белән продукциянең бәясен тиешле күрсәткечләргә китерү мөмкинлеген бирде. Сөт тармагы алдында торган төп бурычлар турында сөйләгәндә, Дмитрий Патрушев җитештерүне алга таба интенсивлаштыру һәм алдынгы технологияләр кертү, шулай ук, беренче чиратта, нәсел продукциясе буенча импорт бәйсезлегенә ирешү кирәклеген билгеләп үтте. Нәсел эшен үстерү өчен махсус субсидия һәм ташламалы инвесткредитлар бар. Шулай ук быел 4 төбәктә тест режимында нәсел ресурсларының мәгълүмати-аналитик системасы эшли башлаячак, бу терлекләрнең генетик потенциалын камилләштерергә мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, ФНТПның (Федераль фәнни-техник программаның) 2023 елда кабул ителгән яңа ярдәмче программасы да мөгезле эре сөт терлекчелегенең сыйфат характеристикаларын көчәйтүгә юнәлдерелгән. 2030 елга кадәр аңа тулаем 5 млрд сумнан артык акча юнәлтү планлаштырыла, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы. --- «Элита» № --- | 24.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43008
«ШАЯН ТВ» каналы бүләкләр уйната
null
«ШАЯН ТВ» каналы үзенең социаль челтәрләрендә һәрдаим берсеннән-берсе шәп бәйгеләр үткәрә һәм тамашачыларын бүләкләр белән сөендерә. Хәзерге вакытта Telegram каналда бәйге бара! Сылтама буенча уз, катнаш һәм яраткан каналыңнан истәлекле бүләкләр от. Иң кайнар яңалыклар, кызыклы тапшырулар, файдалы лайфхакларны күрми калма. «ШАЯН ТВ»ның социаль челтәрләренә языл һәм яңалыклар артыннан күзәтеп бар. ВКонтакте: https://vk.ru/shayantv; Телеграм: https://t.me/shaiantv; Rutube: https://rutube.ru/channel/25096583/?ysclid=lrq97x14ov307055746;  YouTube:https://www.youtube.com/channel/UCHrGaXSt9CBrcZIQ_qWSxww --- Шаян № --- | 24.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43009
Менделеевск районы башлыгы мошенниклар аның исеменнән хәбәр таратуы турында кисәтте
null
Менделеевск районы башлыгы Радмир Беляев хәбәр иткәнчә, мошенниклар аның исеменнән хәбәр җибәрә башлаган. Бу хакта кисәтеп, ул социаль челтәрләрдә үз аккаунтында пост чыгарган. --- Матбугат.ру № --- | 25.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43010
Бер тәүлек эчендә ике янгын: ике кешенең гомере өзелгән
null
Ике фаҗига. 24 гыйнвар кичендә Уфаның Ферин урамында агач йортта ут чыккан. Янгын сүндерүчеләр тиз килеп җиткән, азактан 1951 елгы ир-атның җансыз гәүдәсе табылган. --- Өмет № --- | 25.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43011
Лилия Саттарованың "Татар күн үрнәкләре" китабы дөнья күрде (ВИДЕО)
null
Шушы көннәрдә Татарстан китап нәшриятында Лилия Саттарованың "Татар күн үрнәкләре" дип аталган китабы дөнья күрде. Әлеге басмада күн сәгатендә татар бизәкләренең уникаль күренешләре күрсәтелә. Китапта 160тан артык иллюстрация бар. Бу китап кызыклы белем чыганагы гына түгел, ә барлык сәнгать һәм тарих сөючеләр өчен искиткеч бүләк булачак. --- Татарстан китап нәшрияты № --- | 25.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43012
Тинчурин театрында яшьләр өчен квизлар старт ала
null
13 февральдә 16.00дә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры беренче тапкыр яшьләр өчен «Театраль квиз» уздыра. Интеллектуаль чара театрның 90 еллык юбилей сезонына багышлана. Әлеге чаралар даими уздырылачак дип планлаштырыла. Катнашу өчен үз командаңны сылтама буенча теркәргә кирәк: https://forms.gle/3jhhE1XDQ5ff62iAA  Бер командада максимум 5 кеше булырга мөмкин. Әлегә командасы булмаган, тик уенда катнашырга теләгән кешеләр аерым-аерым да теркәлергә мөмкин. Уен датасы җитәрәк оештыручылар әлеге катнашучыларны командаларга туплаячак. Квизда катнашу бушлай. Уен татар телендә узачак. Катнашучыларны Тинчурин театры, аның тарихы, репертуары белән бәйле сораулар, кызыклы танышулар, уңай эмоцияләр көтә. Җиңүчеләргә театр һәм партнерлардан бүләкләр тапшырылачак. Искәртеп узыйк, квизны даими рәвештә: айга 1 тапкыр уздырырга планлаштырыла. Проектның максаты: яшьләрне берләштерү, алар өчен коммьюнити-киңлек булдыру. Исегезгә төшерәбез, Тинчурин театры үз чикләрен киңәйтә. Мисал өчен, театрда 2023 елның ноябреннән яңартылган форматта «Журналистика мәктәбе» проекты эшли. 2024 елның гыйнвар аенда яшь режиссерларның бишенче төркемен укыту башланды. Тиздән, 21-23 февральдә, студентлар һәм яшьләр аудиториясенә юнәлтелгән «Флешка, рэп һәм мәхәббәт» спектакленең премьерасы узачак. --- Тинчурин театры № --- | 25.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43013
«Ул кадәр диваналанмагыз инде, сез бит татар хатын-кызлары»
null
Әти-әниләр безгә «Тиле дигән саен тигәнәнәк буе сикерә» дип, бер генә әйтеп куялар иде. Блогерларны яратам инде мин үзем. Аларның кызыклы, эчтәлекле фото-видеоларын караганда көндәлек мәшәкатьләр, эштәге ару-талулар онытылып китә. --- Шәһри Казан № --- | 25.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43014
Остаз һәм замандаш: «Кызыл ромашка» клубының чираттагы утырышы узачак
null
26 гыйнварда 14.00 сәгатьтә Муса Җәлил музей-фатирында «Остаз һәм замандаш» дип аталган «Кызыл ромашка» клубының чираттагы утырышы уза. Ул классик язучыбыз Шәриф Камалга багышлана. Утырышның исеме юкка гына «Остаз һәм замандаш» дип алынмаган. Шәриф Камал дистәләрчә эшче-хәбәрчеләргә чын мәгънәсендә иҗади ярдәм күрсәткән, аларның игътибарын тиешле юлга юнәлдерә белгән әдип. Ул 1919 елда «Кызыл йолдыз» газетасында эшләгәндә, кечкенә Муса Җәлилгә дә поэзия юлына аяк басарга булышучыларның берсе. Муса Җәлил 1939 елда язучылар берлегенең җаваплы сәркатибе итеп сайлангач әдипнең юбилеен оештыруга күп көч куйган. Архивтагы документларга караганда Җәлил юбилей тиешле югарылыкта үтсен өчен кулыннан килгәннең барысын да эшли. Шәриф Камалны орден белән бүләкләү өчен төрле оешмаларга хатлар яза. Күренекле әдипнең исемен мәңгеләштерүне дә Җәлил күтәреп чыга – документлар арасында Казан урамнарының, мәктәпләренең берсенә Шәриф Камал исемен бирү мәсьәләсен карауны, хәл итүне сорап язган хатлар да бар. Утырышта профессор, филология фәннәре докторы Дания Заһидуллина, татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры җитәкчесе Айдар Шәйхин, Шәриф Камал премиясе лауреаты Алинә Хәбибуллина һәм Татарстан Республикасы Милли музее хезмәткәре Данис Хисмәтуллиннар катнаша. Утырыш «Казан федераль университеты каршындагы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе» укучылары өчен үткәрелә. --- Милли Музей № --- | 25.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43015
Винера Ганиева: «Бу югалту күзләремнең нурын алды»
null
«Йолдыз чире»ннән иммунитет, вакыт сынавын узган җырлар, хәзерге эстрада уңышлары һәм кимчелекләре. Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Тукай премиясе лауреаты, бик күп җырчыларның остазы Винера Ганиева белән әнә шулар хакында сөйләштек. Җырчы тормыш юанычы, югалту һәм табышлары хакында да ачылып сөйләде. – Винера Ганиева дигәч, «Туй күлмәге», «Зәңгәр томан», «Зинһар өчен кермә төшләремә» дигән җырлар искә төшә. Хәзерге җырчыларда әнә шундый, җырчының визит карточкасы булырлык җырларга кытлык бугай. Моның сәбәбе нәрсәдә икән? – Иҗатым бик нәтиҗәле булды дип әйтәсем килә. Бу җырларга «Бергә узыйк Казан урамын», «Сөембикә» дигән җырларны да өстәр идем әле. Шөкер, бүген дә иҗат белән яшим. Ә инде сәхнәгә аяк баскан мәлләрне искә алсак, беркайчан да «конъюнктурный» җырлар артыннан кумадым. Яраткан авторларым булды, гомер буе алар белән дус булдык, бергәләп иҗат иттек. Композитор Резедә Әхиярова, Рәшит Кәлимуллин, Луиза Батыр-Болгариның җырларын яратып башкардым. Сүз авторларына килсәк, Разил Вәлиев, Роберт Миңнуллин белән матур җырлар иҗат иттек. Рухлары шат, урыннары оҗмахта булсын. Хәзер без Наил Касыймов, Зөлфәт Хәким белән иҗади дуслар. Элек композитор, шагыйрь иҗат иткән җырны җырчы җырлый һәм аны худсовет тикшерә иде. Аның нәтиҗәсен өчәүләп зарыгып көтәбез. Бу – җырчыга да, авторларга да бик зур имтихан. Худсовет вәкилләре сүзен дә, сүзнең көйгә тәңгәллеген дә җиде кат иләк аша үткәреп тикшерә һәм башкару сыйфатына игътибар бирә. Мөгаен, шуңа ул вакытта чын мәгънәсендә камил җырлар туа алгандыр. Сез телгә алган җырлар алар бит – вакыт сынавын узган шедеврлар. Аларны өч кеше иҗат иткән, кирәк чакта төзәткән, камилләштергән. Хәзер менә шушы эш юк. Минем тәнкыйтьлисем дә килми, ләкин җиңел юл сайлап, тамашачыны да җиңел көйгә, такмакка ияләштереп бетерделәр инде. Җитди җырларга кытлык торган саен үзен ныграк сиздерә. Җыр бит әле ул уйландырырга, моңландырырга, елатырга да тиеш. Җыр белән тәэсир итү турында да онытып барабыз кебек. – Композитор Резедә Әхиярова белән иҗади дуслык ничек башланды? Ул вакытта җырчыга җырларны сатып алырга кирәк идеме? – Минем җыр сатып алганым булмады. Җыр сәнгатенә тиз генә килмәдем. Эстрадага килгәндә, мин инде опера театры солисткасы буларак формалашкан һәм «Татарстанның, Россиянең халык артисты», «Тукай премиясе лауреаты» дигән дәрәҗәле исемнәр алган идем. Аңа башка зур бүләкләр дә кушылды. Авторлар исә үзләре мине сайлыйлар иде. Шуңа җырны сату турында сүз бармады. Хәзер исә яшьләр сүзен дә, көен дә сатып ала, аранжировка, ротация өчен дә түли. Бер яктан, бу дөрестер. Җыр авторлары хезмәте акча белән бәяләнергә тиештер. Җырчы да бит хәзер бушка җырламый, чыгышы өчен түләү ала. Шуңа күрә авторлардан иҗат җимешен сатып алу аклана. Ә авторлык хокукларын яклаучы оешмаларның җырны «ике тиен» белән бәяләве бик үк дөрес түгел. Резедә Әхиярова белән дуслыкка инде кырык елдан артык. Әле дә хәтердә: тәүге мәртәбә радиода очраштык. Ул чакта Камил радиода тавыш операторы булып эшли иде. Мөнирә Хәбибуллина белән классик әсәрләр яздырганда, Резедә минем тавышны ишеткән һәм җыр тәкъдим итеп карарга булган. Шулай бер-бер артлы бик матур җырлар туры. Менә шулай операда да, эстрадада да эшли башладым. Резедә Әхиярова «Шагыйрь мәхәббәте»  операсында (либретто авторы – Ренат Харис) Зәйтүнә партиясен минем тавышны күздә тотып иҗат итте. Бу спектакльне эшләү дәверендә без өчәү бик күп аралаштык, бергәләп эшләдек. Шуңа күрә татар операсын язуның никадәр четерекле һәм авыр булуын кулны йөрәгемә куеп әйтә алам. Резедәгә бу җәһәттән мин бик рәхмәтле. Бу операдан соң да без бик күп җырлар иҗат иттек. Ул минем рухи дөньямны баетты, иҗатташым һәм рухташым булды. – Бердән, эстрада белән операны бердәй тигез алып бару җиңел булмагандыр. Икенчедән, Виолетта, Джильда, Микаэла, Сәрвәр, Зәйтүнә кебек саллы рольләрдән соң, ничек «йолдыз чире» белән чирләмәскә? – Андый чир белән чирләмәдем. Беркайчан да бер кешедән дә көнләшмәдем. Бишенче курста укыганда ук, опера театрының стажерлар төркеменә кабул иттеләр. Әлбәттә, яшь артистка кырын күз ташлаучылар да булгалады. Аңа игътибар итмәдем, эшләдем дә эшләдем. Яңа образлар тудыру өчен эзләндем, өйрәндем, үз профессиямнең фанатына әйләндем. Бишенче курста профессияләр ярминкәсендә катнашу мөмкинлеге була. Безне Красноярск шәһәренә алып бардылар. Ул чакта Дмитрий Хворостовскийның да безнең белән ярминкәдә җырлаганы хәтердә. Мин анда Россининың Розина каватинасын башкардым. Шуннан соң берничә театр эшкә чакырды, Казан опера театры баш дирижеры исә: «Сине беркая да бирмибез», – диде. Шулай итеп катлаулы да, кызыклы да иҗат юлы башланды. «Риголетто» операсын карарга Камал театры режиссеры Марсель Сәлимҗанов килгән булган, ролемне бик яраткан, сәхнә артына кереп мактавы минем өчен зур дәрәҗә булды. Менә шунда ул мине Камал театрына «Зәңгәр шәл»дә уйнарга чакырды. Шулай итеп җиде сезон Мәйсәрә ролен башкардым. Шуларны искә төшерәм дә: «Могҗиза булган бит бу», – дип куям. Нинди юл үтелгән, нинди артистлар белән аралашканмын! Мин күзәтергә, нинди артист белән эшләсәм дә, аннан нәрсә дә булса өйрәнергә тырыша идем. Үземнең хезмәттәшләрем уйнаган премьераларны да карап бардым. Лариса Башкирова, Зилә Сөнгатуллина, Алла Фадеечева, Хәйдәр Бигичев, Руслан Дәминов – барысына да игътибар итәргә, актерлык алымнарын күзәтеп барырга тырыштым. – Мәдәният институтында «урак өсте» – сессияләр вакыты. Институтта татар җырчыларын әзерләү ничек бара? Нинди җырчылар килә, татар телен беләләрме? – Хәзерге вакытта институтта чын мәгънәсендә «урак өсте». Безнең кафедра укытуны берничә юнәлештә алып бара. Быел без беренче курска 40 студент кабул иттек. Әлбәттә алар төрле юнәлешләрне сайладылар. Безгә укырга бөтен Россиядән, чит илләрдән дә киләләр һәм бик зур кызыксыну белән укыйлар. Биредә татарлар гына түгел, төрле милләт вәкилләре бар. Кытай, Үзбәкстан, Казахстан, Таҗикстаннан һәм башка ил, республикалардан килеп укыйлар икән, бу – уку йортына кызыксыну зур дигән сүз. Чит ил кешеләре белән тәрҗемәче аша аралашырга туры килә. Хәер, эмпирик алымны да кулланабыз. Музыкада аңлашмыйча калу мөмкин түгел. Шул ук вакытта укытучыдан бик зур тоемлау да таләп ителә. Һәркайсының тавышы уникаль. Аны бозмаска, диапазонын үстерергә, тембрын матурларга ярдәм итәргә кирәк. Бу – бик зур җаваплылык. Аннан килеп, бездән җырчы дипломы гына алып чыкмыйлар. Алар – педагоглар да. Бу бик зур бурыч йөкли. Һәм мин, телевизорны ачып, һәр икенче җырчының безнең шәкерт икәнен күреп, аның планканы төшермәвенә инанып, бик шатланам. Шул ук вакытта бик күп җырчыларның фразаларны дөрес кулланмавы, басымны дөрес куймавы көендерә дә. «Их, укырга килсеннәр иде, өйрәтер идем», – дип куям. Укырга, камилләшергә, эшләргә кирәк. Хезмәт белән генә ниндидер нәтиҗәгә ирешеп була. Табигатьтән килгән сәләтем бар, тавышым бар дип, ялкаулыкка бирелсәң, булганны да югалтуың ихтимал. Сәләтне белем нигезенә утыртырга, үзеңне гел камилләштерергә кирәк. – Татарча белмәсәм дә ярый, дигән татар эстрадасы җырчысына ни әйтер идегез? – Эчемне пошыра торган берничә җырчы бар. Болар – руслар, ләкин сүзләрне вата-җимерә татарча җырлыйлар. Күрәсең, ачыш ясыйм дип уйлыйлардыр инде. Әлбәттә, аларның спонсорлары барлыгы билгеле. Җырны да бик шомартып, бик чистартып яздыралар. Мөгаен алар рус эстрадасында уңыш елмаймаячагын аңлый, шуңа татар эстрадасында үзләрен сынап карарга теләгәннәрдер. Тик бит тавыш мөмкинлеге ташка үлчим генә. Белмим инде, башка сәнгатькә аяк баскансың икән, татарча дәресләр алырга, җырлау манерасын татарчалаштырырга да кирәктер. Безнең Европа дәрәҗәсендәге җырчылар бар. Алинә Шәрипҗанова, Илнар Миранов, Эльза Исламова, мәсәлән, алар тагын да бар инде. Менә андый җырчыларның чыгышы йөрәккә май булып ята. Шулар янында акырып булса да алдырырга тырышканнары да бар. Аларын чын күңелдән кызганам. Чөнки тавышның яңгыраш вакыты чикле, ул 15–20 ел гына сыйфатлы була. Беркем дә яшь килеш калмый. Тән дә, тавыш та үзгәрә. Менә минем дә тавышым түбән регистрга күчте. Ләкин опера театрында эшләү нәтиҗәсендә, профессиональ нигезе булганга, тембр үзгәрмәде. – Татар эстрадасына нинди бәя бирер идегез? – Кызганыч, ул төрле сыйфатта. Яхшылары бар, уртакуллары. Әмма минем эстраданы начар дип әйтәсем килми. Һәвәскәрнең дә сәхнәгә чыгасы килә. Җыр бит ул – һәр кешенең юлдашы. Җырга мәхәббәт кешене үзен күрсәтергә этәрә дә инде. Гәрчә шул юнәлештә белем алмаса да. Әмма сәхнәгә чыккансың икән, шул юнәлештә белем алырга кирәк. Һич югы тавышыңны үстерү өчен булса да. Ә һәвәскәр җырчы икән, бәлкем, аның сәхнәсе дә аерым булырга тиештер. – Сезне, укучыларыгызга артык зур игътибар бирә, диләр. Моңа ачуыгыз чыкмыймы? – Ничек инде үз шәкертләреңне, үз укучыларыңны яратмыйсың?! Мин бит алар белән иң зур байлыгым – тәҗрибәм белән бүлешәм. Мин 50 елдан артык сәнгать өлкәсендә. Башта бары тик опера җырчысы булырга хыялландым. Бу җәһәттән остазларым бик зур үрнәк булдылар. Бу – училищеда Клавдия Захаровна Щербинина, консерваториядә Валентина Андреевна Лазько, Нияз Курамшевич Даутов. Алардан җырчы һәм остаз булуның барлык сыйфатларын сеңдердем. Мин бөтен тәҗрибәм белән бүлешергә әзер, шәкертләремне бик яратам. Алардан килгән энергетика исә миңа яшәргә көч бирә. Көннең узганын сизмим дә. – Үзегезгә ошаган проект нинди, аның уңышы һәм кимчелеге нидә? – Шәхсән миңа «Үзгәреш җиле» проекты бик кадерле булды. Минем юбилей вакытында Рөстәм Миңнеханов: «Эстраданы дөнья дәрәҗәсенә күтәрү өчен нәрсә эшләргә кирәк?» – дигән сорау бирде. Шуннан «Үзгәреш җиле» барлыкка килде. Анда мин җырлар сайладым, башкаручылар кастинг узды. Беренче елларда «Голос» проекты аранжировщиклары белән эшләдек. Бәлкем, аларның безнең җырларны, башкару үзенчәлекләрен, тамашачыны да бик үк аңлап бетермәүләре нәтиҗәсендәдер, проект тәнкыйтьләнде. «Үзгәреш җиле» инде 9 мәртәбә үтте. Ул елдан-ел камилләшә барды. Мондый проект Россиядә дә бердәнбердер әле. Бу проект балалар өчен «Үзгәреш җиле» проектын тудырды. «Сәйлән» фестивале җиңүчеләренә «Үзгәреш җиле» оркестровкасына кушылып җырларга мөмкинлек бирелде. Нәтиҗәдә балалар гомумән икенче яктан ачылдылар. Бу – шулай ук бик зур казаныш. – Чакырсалар, нинди рольдә уйнар идегез? – Мин әле дә Резедә Әхиярованың Ренат Харис либреттосына язылган «Сөембикә» операсында бала караучы ролен бик яратып башкарам. Сәхнәгә берничә минутка гына чыгып керү минем өчен сулар һава кебек кирәк. Ул – энергия чыганагы. – Тормышыгызда югалтулар да булды. Вакыт дәвалый, диләр, бу чынлап та шулаймы? – Әйе, вакыт дәвалый диләр, ләкин мин әлегә алай дип әйтә алмыйм. Камилне бик юксынам, бик сагынам. Ул башымнан бер генә секундка да чыкмый. Институтта гына бераз онытылып торам. Шуңа күрә минем өчен төп дәва – эш. Камилемне театрда да, радиода да бик сагыналар. Ул бит Опера театрында тавыш режиссеры иде. Алыштыргысыз кешеләр юк, диләр. Бар икән. Камилне алмаштыручы кеше театрда әле дә юк. Камилдәй атмосфера тудыра алучы юк. Аның ишетү, тоемлау сәләте искиткеч иде. Без аның белән эшкә бергә бара, бергә кайта идек. Бик рәхәт чаклар булган. Минем өчен бу – әйтеп бетергесез югалту. Аны аңлатып та булмый. Кайгыңны уртаклашам, дип шалтыратучылар күп булды, мин ул сүзләрне ишетми идем. Кайгыны уртаклашып булмый. Аны үзе кичергәннәр генә аңлый. Андыйлар да бик күп. 37 ел кадердә, хөрмәттә яшәгәч, югалту бик авыр. Ул – минем зур мәхәббәтем. Мин бүген дә мәхәббәтебезгә тугры. Мин аңа шушы мәхәббәтем өчен бик рәхмәтле. Менә шушы өч елда күзләремнең нуры югалды… Анда хәзер сагыш, югалту, хәсрәт. Элеккеге язмаларда минем нинди бәхетле хатын булуым күренә. Шуларны карап юанам. Шул чакларны өзелеп сагынам. – Хәзер тормышыгызда юанычыгыз һәм таянычыгыз кем? – Әлбәттә, туганнарым, шәкертләрем. Эшкә Әсхәт энем йөртә. Күршедә генә гаиләсе белән Фәрит энем яши. Нишлисең, тормыш дәвам итә.  Гөлинә ГЫЙМАДОВА Ватаным Татарстан № --- | 25.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43016
105 яшьлек әбинең хыялы быел җәй тормышка ашачак
null
Уфада яшәүче Мария Чернова үзенең 105 яшьлек юбилеен билгеләп үткән. Бу уңайдан аны котларга Октябрь районы хакимияте башлыгы Сергей Плотников та килгән. Ләйсән КАСПРАНОВА Өмет № --- | 25.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43017
Фәдис Ганиев: "Рәхәтләнеп елыйм"
null
Фәдис кебек халыкчан моңлы җырчылар сирәк туадыр ул. "Шахта"сын ничәнче ел җырлый, залдагы халык шул еллар буена күзләреннән яшен сөртә. Үзенең дә күз яшьләре ерак яшеренмәгән икән. --- Матбугат.ру № --- | 25.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43018
Хуш, әнием, бәхил бул...
null
Карчык ашыга-ашыга торып басты да җыерчыклы битләре буенча тәгәрәгән күз яшьләрен яулык очы белән сөртеп алды һәм күршеләрен уятмас өчен акрын гына караватка килеп утырды. --- Шәһри Казан № --- | 25.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43019
Терапевт-кардиолог Ленар Кашапов: «Коронавирус тромб килеп чыгу ихтималын арттыра»
null
Ел саен Җир йөзендә яшәүче һәр 250 кешенең берсе тромбтан вафат була. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасыннан алынган рәсми саннар шундый. Организмны зарарлау гына түгел, кеше гомерен мизгел эчендә өзүе белән дә мәкерле бу чир. Аннан ничек сакланырга? Т ромб ни өчен өзелә? Терапевт-кардиолог, медицина фәннәре кандидаты, доцент Ленар Кашапов шул сорауларыбызга ачыклык кертте. – Тромб барыннан да бигрәк нәрсәсе белән куркыныч? – Тромб – гади генә әйткәндә, оешкан кан. Ул кан тамырларын томалый. Тромбның билгеләре аның кайсы органдагы кан тамырында (баш мие, йөрәк, аяк һ.б. кан тамырында)  хасил булуына бәйле. Мәсәлән, тромб аяк кан тамырларында хасил булса, аяк сызлый, авырая, кызара. Йөрәк кан тамырларында тромб хасил булса, ул инфарктка ук китерергә мөмкин. Андый чакта йөрәк турысында көчле авырту сизелә, кеше аңын җуярга мөмкин. Баш миендәге тромб исә еш кына инсультка китерә. Үпкәләрдә тромб барлыкка килгән очракта кешенең тыны кысыла. Сүз уңаеннан, тромб – йөклелек чорында да еш күзәтелә торган күренеш. – Коронавирус котырган чорда тромб турында аеруча еш ишетергә туры килде… – Коронавирус, дөрестән дә, тромб килеп чыгу ихтималын арттыра. Бу инде фәнни яктан расланган. Коронавирус вакытында кан куера. Бу бигрәк тә вак кан тамырлары өчен куркыныч. Ковидтан соң тромб барлыкка килүне кисәтү өчен, кан сыеклагыч дарулар эчәргә киңәш ителә. Әмма аларны табиб белән киңәшкәч кенә кулланырга ярый. Аларны үзлегеңнән генә файдалану куркыныч – кан китәргә мөмкин. – Тромб ни сәбәпле пәйда була? – Аякларда, нигездә, аз хәрәкәтләнү аркасында пәйда була. Операция кебек җитди процедурадан аяклар озак вакыт хәрәкәтләнми торса да, мондый куркыныч арта. Тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләр куллану да тромб хасил булуга китерә ала. Нәселдәнлек, контрацептик чаралар да – тромбка китергән сәбәпләр рәтендә. Йөрәк кан тамырындагы тромб та нигездә алда телгә алынган сәбәпләр аркасында килеп чыга. Моннан тыш шикәр чире, симерү, югары кан басымыннан (артериаль гипертензия) интеккән кешеләргә дә яный бу куркыныч. – Тромб варикоз аркасында пәйда була аламы? – Әйе, вакытында дәваламасаң, варикоз да тромбка әверелергә мөмкин. Билгеле булганча, варикоз кан тамырлары киңәю, ялкынсынудан гыйбарәт. Тиз арада чарасын күрмәсәң, тромб барлыкка килүен көт тә тор. – Тромб ни өчен өзелә? – Кагыйдә буларак, гадәттә, аякларда пәйда булган тромб өзелә. Әгәр тромб кечкенә булса, ул кан тамырының бер өлешен генә зарарлый да, кеше аны сизмичә дә калырга мөмкин. Кан тамырын зур тромб томаласа, кешенең гомере дә өзелергә мөмкин.  Тромбны булдырмый калу – Тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләр куллану кебек начар гадәтләрдән баш тартыгыз. – Операциядән соң аяк озак хәрәкәтләнмичә торса, канны сыеклата торган дарулар эчәргә кирәк. Бу шулай ук тромб булмасын өчен кирәк. – Кан тамырлары киңәйгән (варикоз) кешеләргә игътибарлы булырга кирәк. Ул шулай ук тромб хасил булу ихтималын арттыра. –  Кан авырулары булган, каны куерудан интеккән кешегә вакытында чарасын күреп, дәваланып торырга кирәк. – Тромбны кисәтү өчен, һәрчак хәрәкәттә булу зарур. Болай эшләгәндә кан әйләнеше яхшыра, кан тамырлары тыгылу ихтималы  кими. – Канны, андагы холестерин күләмен даими тикшертеп торырга кирәк. Холестеринны киметмәсәң, тора-бара ул  кан тамырларында тромб кебек оешачак. – Чиста су эчү  файдалы. – Гормональ дарулар эчкәндә, контрацептик чаралар кулланганда  сак булырга кирәк. – Гәүдә авырлыгын һәрчак контрольдә тотыгыз.   Динә ГЫЙЛАҖИЕВА Ватаным Татарстан № --- | 25.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43020
Кариев театры элеккеге һәм хәзерге студентларга бүләк ясый
null
Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры тамашачыларын Студентлар көне белән котлый! Бәйрәм уңаеннан Кариев театры элеккеге һәм хәзерге студентларга бүләк ясый: спектакльләргә 50% кадәр ташлама белән билетлар алу мөмкинлеге! Моның өчен театр сайтыннан  яки кассасыннан билетлар алганда «СТУДЕНТ» промокодын кулланыгыз. --- Кариев театры № --- | 25.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43021
Рифат Фәттахов "Елның иң яхшы продюсеры” исеменә лаек булды
null
Шушы көннәрдә Казанда “Манзара” спорт һәм музыка премияләрен тапшыру тантанасы узды. Әлеге чарада Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов "Елның иң яхшы продюсеры” номинациясендә җиңүче дип танылды.        --- Рәшит Ваһапов фестивале № --- | 25.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43022
Архитектура стильләре... Күпме алар? (ФОТО)
null
Бүгенге көндә йортларны төрле архитектура стилендә һәм уникаль дизайнлы йортлар салына. Моны искә алып, “Ханский дом” төзелеш компаниясе киң кулланышта булган архитектура стильләре белән таныштыра.   --- Ханский дом № --- | 25.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43023
Вадим Захаровның концертта хәле начарланган
null
Әлмәттәге концерты вакытында Татарстанның халык артисты Вадим Захаровның хәле начарланган. Җырчыны «ашыгыч ярдәм» белән хастаханәгә алып киткәннәр. Башта Әлмәт, аннан башкала хастаханәләрендә дәваланганнан соң, Вадим Захаров, ниһаять, тернәкләнеп аякка баскан. --- Өмет № --- | 26.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43024
Георгий Ибушев Таһир Якупов турындагы истәлекләре белән бүлеште (ВИДЕО)
null
Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе музее мөдире Алсу Хәкимовага Татарстанның атказанган артисты Таһир Якупов турында балачак хатирәләрен сөйләгән. «Комсомолка Гөлсара» җырын җырлап күрсәттем микән, төгәл хәтерләмим. Ул вакытта тавышым челтерәп аккан чишмә кебек яңгырап тора иде. Таһир абый минем тавышны тыңлап карагач, җыр укытучысына: «Бу малайга, һичшиксез, укырга кирәк. Тавышы бик матур», - диде. Мине шулай канатландырып җибәрде. Аннан соң да очрашкан чаклар булды, ул бу очрашуны оныткан да иде, чөнки мондый хәлләр күп була. Таһир абый белән очрашу җылы бер истәлек, матур хатирә булып күңелдә сакланып калды», - дип сөйли ул Алсу Хәкимовага. Аның әйтүенчә, Таһир Якупов Мамадыш районы Үсәли авылы мәдәният йортында чыгыш ясарга дип килгән булган, дип яза "Татар-Информ" МА.   «Мин Үсәли авылы мәктәбендә җиденче сыйныфта укый идем. Җыр укытучысы Валерий Алексеев миңа Таһир Якупов алдында җырлап карарга киңәш итте. Таһир абыйның концертын бик дулкынланып тыңладым, аның җырлавын бик ошаттым. Таһир абыйның чүәкләренә карап, шаккатып торганым әле дә хәтердә», - ди Георгий Ибушев.  --- Татар дәүләт филармониясе № --- | 26.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43025
"Сөяркәмнең ире кайтты..."
null
"Минем беркайчан да өйләнеп, хатын-кыз белән яшәп караганым булмады. Яшьрәк чакта сайланып йөрдем, өлгерермен әле, дидем. Аннары бер калгач, калына икән ул. Гел яшь сыман йөрисең-йөрисең дә, бераз акылга килә башлагач карасаң, илле тула икән инде. Өйләнгәнем булмасам да, минем беркайчан да хатын-кызсыз торганым булмады. Очрашып йөргән кызлар күп булды. --- Матбугат.ру № --- | 26.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43026
Ярдәм кирәк! Камиләнең иң зур хыялы исә – атлап китү һәм биергә өйрәнү
null
Бөгелмәдә яшәүче Миләүшә Мөхәммәдиеваның кызы Камилә җитлекмичә, 7 ае тулыр-тулмас туа. Кызганычка каршы, баш миенә кан саву сәбәпле, сабыйның терәк-хәрәкәт аппаратына зыян килә. – Бәби тудыру йортыннан чыкканда берни сизмәдек. Тыныч булуын баланың характеры шундыйдыр дип уйладым. Әмма тиешле вакыт җиткәч башын тотмавы, борылмавы, утырмавы инде табибларга күренергә этәрде. Ә алар балама церебраль паралич диагнозын куйдылар, – ди Миләүшә. – Уянырмын да бу авырлыклар куркыныч төш кебек югалыр дигән уй белән шактый яшәдем. Әмма күңелсезләнеп утырырга вакыт юк, көрәш дәвам итә. Илнең төрле почмакларындагы төрле тернәкләнү үзәкләрендә булганнар. Шөкер, кеше баләсенә битараф булмаучылар, ярдәм кулы сузучылар күп. Ә иң зур таянычлары исә – Миләүшәнең әнисе белән әтисе. Кызлар көн дә юлда. Камилә Әлмәтнең бер мәктәбендә сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балаларга исәпләнгән махсус программа буенча 4 сыйныфта белем ала. Камиләнең тагын бер уңышын әйтми мөмкин түгел – ул берьюлы 2 музыка мәктәбендә белем ала һәм уңышлары да бар. Миләүшә Бөгелмәнең балалар сәнгать мәктәбендәге фортепиано укытучысы Жанна Мальковскаяга бик рәхмәтле. Камиләнең иң зур хыялы исә – атлап китү һәм биергә өйрәнү. Һәм аның бу хыялы, дуслар, чынга ашарга мөмкин! Безнең ярдәм белән! Март аена билгеләнгән операция – Камилә белән Миләүшәнең иң зур хыялын тормышка ашырырга мөмкинлек бирә торган соңгы шанс. Бу – Камиләнең инде 11 яшьтә булуы, ә операция ясау өчен яшь буенча чикләүләр барлыгы белән бәйле. Якташлары, дуслары-танышлары, социаль челтәрләр аша гаиләнең хәлен ишеткән битараф булмаган кешеләр ярдәме белән инде 5 млнга якын акча җыелган. Клиника билгеләнгән бәяне каплау өчен тагын 1,5 млн сум акча кирәк. Камиләгә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен исәп-хисап реквизитлары: Миләүшә Мөхәммәдиева исемендәге Саклык банкы картасы номеры: 2202 2062 8935 6136, Тинькофф картасы номеры: 5536 9139 6163 7697. Карталар Миләүшәнең +7 905-315-30-73 номерына беркетелгән. --- Ватаным Татарстан № --- | 26.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43027
Татарстанда авыру симптомнары булганнарны эшкә, мәктәп, бакчаларга кертмәскә чакырдылар
null
Татарстанда балалар бакчалары, мәктәпләр һәм эшче коллективларда иртәнге фильтрларны көчәйтергә чакырдылар. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде. «Татарстан Министрлар Кабинетының 19 гыйнвардан балалар һәм олылар коллективларында фильтрларны көчәйтү турындагы карары чыкты», - дип искәртте ул. Әлеге чара авыру кешеләр сыйныфташларына һәм хезмәттәшләренә чир йоктырмасын өчен кирәк. --- Матбугат.ру № --- | 26.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43028
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүдә үзгәрешләр булачак
null
Татарстанлыларны үзгәрешләр көтә. Татарстан тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев хакимият органы коллегиясенең йомгаклау утырышында республика халкына июль аеннан торак-коммуналь хуҗалыкка бәяләр үзгәрүе турында искәртте. --- Шәһри Казан № --- | 26.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43029
“Татаркино” Бөтенроссия гаилә форумында Татарстанның кино тармагын тәкъдим итте (ФОТО)
null
Шушы көннәрдә Мәскәүдә узан “Россия " Халыкара күргәзмә-форумы мәйданчыгында «Туганнарыбыз-Яратканнарыбыз " Бөтенроссия гаилә форумы кысаларында «Татаркино» коллективы Татарстан Республикасының кино тармагын тәкъдим итте. Әлеге форум Россияда игълан ителгән Гаилә елын ачып җибәрде. Татарстан программасының төп өлеше гаилә фильмын төшерү булды: интервью форматында форум кунакларына гаилә традицияләре белән бәйле берничә сорауга җавап бирергә тәкъдим ителде. Россиянең төрле гаиләләре буыннан-буынга тапшырыла торган үз тарихлары, гореф-гадәтләре белән уртаклаштылар, ә кайберләре гаилә җырларын һәм бишек җырларын башкардылар. Шулай ук кунаклар өчен XX гасыр башы татарларының милли костюмнарында истәлекле фотолар ясау мөмкинлеге тудырылган иде. --- Татаркино № --- | 26.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43030
Хаҗ кылу - ахырзаманга әзерлек
null
Бу көннәрдә бик күп мөселман кардәшләребез гомрә хаҗында. Изге юлда булучыларга хәерле сәфәрләр теләп калабыз. Аллаһы Тәгалә аларга исән-сау йөреп кайтырга насыйп итсен. Әмәт мәчете имам хатыйбы Равил хәзрәт Бикбаев белән исә без хаҗ гыйбадәте турында сөйләшәбез. - Хәзрәт, гомрәнең олы хаҗдан аермасы нидә? Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА Шәһри Казан № --- | 26.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43031
Әтнәдә дүртенче баласын өендә үзе таптырган ир: "Кычкырып йөрү килешмәс дидек"
null
Әтнә районында яшәүче ир дүртенче баласын өендә үзе таптырган. Әлеге герой атаның кем булуы белән кызыксынып шалтыратучылар да булды. Бу турыда «Әтнә таңы» яза. --- Матбугат.ру № --- | 27.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43032
«Сигез ел, ә күз яшьләре бер дә кипми»: Вәсилә Фәттахованы искә алалар
null
26 гыйнвар көнне Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты, популяр җырчы Вәсилә Фәттахованың вафатына сигез ел булган. Җырчының ире Илгиз Гәбдерәкыйпов социаль челтәрдәге сәхифәсендә хатынына багышланган язма куйган. "Сигез ел Вәсиләсез. Якты хәтер...", - дип язган ул. Аны Вәсилә Фәттахова иҗатының күпсанлы җанатарлары хуплый.  --- Шәһри Казан № --- | 27.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43033
"Карап торып яндырып булмый бит инде"
null
Бүгенге яшьләр турында ниләр генә сөйләсәләр дә, кирәк вакытта утка да керә алар. 23 гыйнвар кичендә Күлтәстә булган вакыйга пошалымнарның тырыш, эшчән булуларын гына түгел, кыю, батыр кешеләр икәнлеген дә күрсәтте. --- Матбугат.ру № --- | 27.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43034
Өч бала янгында һәлак булган: ата-аналары тәрәзә аша чыккан
null
Өч бала Түбән Новгород өлкәсендә янгында һәлак булган, дип хәбәр иттеләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында. Нечаево авылында, электр җиһазларының төзексезлеге аркасында, ике катлы йорт янган. Төнгә гаилә мичне ягып җибәргән һәм электр җылыткычын кабызган. Шулар аркасында янгын чыккан, дип фаразлана. Әти кеше уянып, хатынын уяткан һәм балалары артыннан беренче катка төшәргә теләгән, ләкин ут юлны өзгән. Әти-әниләр тәрәзәдән чыкканнар, балалар — юк. Җинаять эше кузгатылган. Фото: пиксабай   --- Ватаным Татарстан № --- | 28.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43035
“Ир белән әни арасында бүленү бер хикмәт ул”
null
Авыл хатыннары тәмам килеп терәлгәч кенә хәбәр сала бит. Берсендә малайлар урамда “сугыш”лы уйныйлар. Төзәп тә, төбәп тә атышалар. Берсенең талдан ясалган угы дустының күзенә барып керә. Гөлнур ШӘРӘФИЕВА Шәһри Казан № --- | 28.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43036
"Ничек исән калганбыздыр — белмим”
null
Арча районы Сөрде авылында яшәүче Раил Һадиев яшьлеген сагынып язган. --- Ирек мәйданы № --- | 28.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43037
Камал театрында Гаилә елы башланып китте (ФОТО)
null
Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия Россиядә Гаилә елы ачылуга багышланган чаралар узды. Тамашачыларга балалар белән бергә килү өчен спектакльләргә чакыру билетлары тапшырылды. 1 февральдә театрда акция башлана, акция шартлары буенча, гаиләдән ике өлкән кеше театрга килсә, алар белән килүче беренче балага 100% ташлама, икенче һәм аннан соңгы балаларга 50% ташлама ясала.   --- Камал театры № --- | 28.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43038
Китап нәшриятында чыккан яңа китапларга ВИДЕОкүзәтү
null
Узган ел ахырында Татарстан китап нәшриятында бик күп кызыклы яңа китаплар дөнья күрде. Китап нәшрияты генераль директорының беренче урынбасары Айдар Гыймадиев күптән түгел басылып чыккан китаплар турында сөйләде: --- Татарстан китап нәшрияты № --- | 28.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43039
Журналист Люция Фаршатованың улы вафат
null
Люция һәм Илдус Фаршатовлар гаиләсендә зур кайгы. Көтмәгәндә кинәт улы Илшат вафат булган. Бу хакта ветеран журналист үзе хәбәр итә. --- Матбугат.ру № --- | 29.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43040
Россиядә 1 февральдән нинди законнар үз көченә керә?
null
Россиядә 1 февральдән ана капиталы һәм башка социаль түләүләр индексацияләнә. Бу хакта Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин искә төшерде. --- Шәһри Казан № --- | 29.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43041
Мәетләргә Коръән кирәкме?
null
Күптән түгел авылыбызга җеназа укырга килгән бер хәзрәт вәгазь сөйләп китте. Бу мине тирән борчуга салды. Аның берничә җөмләсе болайрак яңгырады: “Коръән мәетләргә укылмый. Мәеткә җеназа гына укыла, догалар кылына. Садакаларыгызны ятимнәргә, мескеннәргә бирегез, бер-берегезгә акча бирешкән өчен бернинди дә савап язылмый. Өчесе, җидесе, кырыгы дигән мәрәсемнәр дә динебездә юк. Һәр кеше үзе якыннары өчен дога кылырга тиеш”... --- Өмет № --- | 29.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43042
«Ул чаклар искә төшә дә утырып елыйм»
null
Фәния апа гомер биштәрендәге сагышларын үзе генә белә. Күпләр аны шаян, ут ханым дисә дә, ул да елаган әлбәттә, тик чит-ятларга сер бирәсе килмичә, йөрәгендәге әрнүләрне тирәнрәк яшергән. Гөлнур ШӘРӘФИЕВА Шәһри Казан № --- | 29.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43043
Ике баласы фаҗигагә юлыккан Айгөл: «Тормышның асты-өскә килде»
null
Мамадышта гомер итүче Айгөл һәм Наил Әхмәтҗановлар гаиләсенә узган елның 17 декабрендә зур хәсрәт килә. Әбиләрен туган көне белән котларга дип Чаллыдан Мамадышка кайткан кызлар, китер юлда, Алабуга районының Костенеево авылы янәшәсендә юл һәлакәтенә очрый. 5 кеше утырган «Лада Гранта» туктап торган йөк машинасы астына керә. Машина рулендә Әхмәтҗановларның олы кызы 25 яшьлек Ләйсән була. Янәшәсендә аның ире Айнур, артта Ләйсән белән аның йөргән егете, Айнурның апасы утырып барган була. – Шундый рәхәт итеп сөйләшеп бардык. Матур теләкләр теләштек. Җырлар җырладык. Кияүгә иртәгесен эшкә булгач, балалар юлга кузгалды. Олы кызым 5 ел машина йөртә иде инде. Алда туктап торган машинаны күрмәгәннәр инде. Язмышка шулай язылган булгандыр, – ди Айгөл. – Бәрелүгә, машинадагы саклык мендәренең кияү ягындагысы  ачылган, кызым ягындагысы юк. Алиямнең бит сөякләре сынып беткән. Күп операцияләр ясадылар инде. 2 февральдә тагын берне ясыйсылары бар. Тән ярасы төзәлер дә ул, җан ярасы бар бит әле. Кызым сеңлесе өчен борчыла. Ләйсәннең хәле авыр. Бу һәлакәттән Айнурның апасы бернинди җәрәхәтсез котыла. Ә менә 18 яшьлек Ләйсән  ул чакта йоклаган була. Кыз ябык баш мие җәрәхәте ала һәм комага китә. Егете дә төрле җәрәхәтләр алып, хастаханәдә дәваланып чыга. Ә Ләйсән әле дә аңында түгел. Табиблар ышандыра, өмет бирә. Айгөл дә кызының уянып китәсенә бик ышана. – Комада ятканда кызым вегетатив халәткә чыга алды. Бер күзен ача, кулларын селкетә башлады. Уянды дип сөенгән идек. Табиблар әле ашыкмаска куша. Миңа инде ул аңлый, ишетеп ята кебек. Без килгәч, тынычланып кала, киткәндә моңсулана шикелле. Керфекләрен дә селкетә төсле. Күңел гел яхшыга өметләнә. Әле бит яши генә башлаган бала. Егете дә акыллы. Кияүгә чыгу турында әйтә иде. Тик язмыш бөтенләй башкача хәл итеп куйды. Инде бер айдан артык хастаханә юлын таптыйбыз. Башта өч атна реанимациядә иде, хәзер госпитальгә күчерделәр, – ди Айгөл. Табиблар, йә уянып китәр, йә инде гомер буе урында ятачак, дип әйтә икән. Наил белән Айгөл кызларының чирне җиңеп чыгасына ышана. Көн-төн бер теләктә алар – Ләйсәнебез генә уянсын! Белгечләр, мондый очракта бер ел вакыт кирәк,  дип әйтә. Шуңа да дәвалауны туктатырга ярамый. Тернәкләндерү курслары үтәргә, хәрәкәтсез яткан аяк-кулларны эшләтергә кирәк. – Бик авыр хәл бу. Йөгереп йөргән балаңның шулай итеп ярдәм көтеп ятканын күрү бик читен. Кадерләп  үстергән ике кызыбыз бит алар. Алиям дә өзгәләнә. Аңа бик читен. Ирем дә авыруга сабышты, – ди Айгөл. – Ләйсәнне күрүгә үземнең дә күңелем тула. Тик түзәргә тырышам. Аның янында елау юк инде. Ишетеп ятар, дим.  Әле менә бүген дә Ләйсән янына барабыз. Янына керү зур бәхет инде. Балачактагы кебек иркәлим үзен. Безнең өчен кечкенә кызчык әле ул. Күңел бәргәләнсә дә, сабыр итәм. Әмма йөрәк түзәмени?.. Ирем белән икәүләп төннәр буе елап чыгабыз. Догалар укыйбыз, Аллаһы Тәгаләдән, Ләйсәнебез савыксын иде, дип сорыйбыз. Алия белән Ләйсән икесе дә Чаллыда яшәгән.  Алия узган ел август аенда кияүгә чыгып, шунда күченә. Ләйсән исә Чаллыдагы бер уку йортына укырга керә.  Әти-әниләре дә бик матур гомер итә. Тормышлары түгәрәк, балалар бәхетенә сөенеп кенә яшәгән чаклары була. – Гаиләбезгә бу хәсрәт килүгә бөтен туганнарыбыз яныбызда иде. Безнең өчен нишләргә дә белмәделәр. Якыннарым гына түгел, бөтен Мамадыш халкы хәл белешә. Гаиләбезгә килгән бу сынауны күтәрергә булышкан һәркемгә рәхмәт, – ди Айгөл. – Ул кичне мәңге онытмам. Тормышның астын-өскә китергән көн булды ул. Тик бер нәрсә дә эшли алмыйбыз. Димәк, безгә моны күрергә насыйп булган. Табиблар ярдәм итәр дип өметләнәбез. Кызымның элеккеге тормышына кайтуын бик телим. Берәүгә дә  мондый хәсрәт килмәсен. Әхмәтҗановларның кызларына ярдәм итәргә теләүчеләр әтиләре Наил Вакыйф улы исемендәге 2202200856204761 номерлы Саклык банкы картасына акча күчерә ала. Карта 8 (939) 319-39-81 телефонына беркетелгән. Гөлгенә ШИҺАПОВА Ватаным Татарстан № --- | 29.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43044
Татарстанда кабат көчле буран, кар һәм җил көтелә
null
29 гыйнвар кичендә һәм 30 гыйнварда төнлә һәм иртән Татарстанда һава шартлары начарлануы көтелә. Республикада кабат күп итеп кар явачак, буран көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. --- Матбугат.ру № --- | 29.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43045
Балалар утырган автобус авариягә очраган - 4 кеше үлгән
null
Свердловскида Верх-Нейвинский бистәсе янында балалар утырган автобус "Лада" белән бәрелешкән һәм җиңел машина белән бергә кюветка чыгып очкан. --- Матбугат.ру № --- | 29.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43046
1 февральдән пенсиягә өстәмә түләнәчәк
null
1 гыйнвардан Россия пенсионерларының иминият пенсиясен индексацияләделәр, әмма февральдән кайбер категория гражданнар өчен айлык акчалата түләүләр артачак. Бу хакта Россия халыклар дуслыгы университеты икътисад факультеты доценты Андрей Гиринский сөйләде, дип яза «Труд». --- Матбугат.ру № --- | 29.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43047
Әнвәр Нургалиевның юбилеена хатыны көтелмәгән бүләк ясаган
null
Җырчы Әнвәр Нургалиевның 50 яшьлек юбилеена хатыны Ирина көтелмәгән бүләк ясаган. Ул аңа шигырь бүләк иткән һәм аны социаль челтәрләргә урнаштырган. --- Ватаным Татарстан № --- | 29.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43048
Татарстанда күпме җинаятьче бала исәпләнә?
null
Узган ел Татарстанда төрле җинаятьләрдә гаепләнгән балигъ булмаганнарга карата 206 җинаять эше судка җибәрелгән. Бу хакта Татарстан буенча Тикшерү Идарәсе хәбәр итә. --- Шәһри Казан № --- | 29.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43049
Мин күрәзәлек итмим, “укыйм” гына
null
Әңгәмә башында ук хиромант Марат Заһидуллин шулай дип кисәтеп куйды. Күрешеп, диктофонымны кабызырга өлгергәнче, холкым турында да әйтеп бирде ул. Үзеңә туры килгән эштә эшлисең ди. Менә дигән офис хезмәткәре дә чыгасы икән миннән. Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА Шәһри Казан № --- | 30.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43050
Әлифбаның "әнисе" Рәмзия Вәлитованың тууына – 110 ел
null
Миллионлаган татар баласына хәрефләр дөньясы серләрен ачкан, аларны танырга өйрәткән, белемгә юл ачкан, һәр сабыйның беренче китабы булган зәңгәр тышлы “Әлифба”ның авторы Рәмзия Вәлитованың тууына 110 ел тула. --- Өмет № --- | 30.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43051
"Гаҗәеп хәл": Элвин Грей чит илдән кайтып өенә керә алмаган (ФОТО)
null
Элвин Грейның чит илдән кайтып өенә керә алмаган. Җырчы Элвин Грей үзенең социаль челтәрләрендә аның йорты кар белән капланганын хәбәр итә. --- Матбугат.ру № --- | 30.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43052
Фоат Әхмәтҗанов: «Яман чир – беттең дигән сүз түгел»
null
Табиб җылы сүз белән дә дәвалый. Тапталган кебек тоелса да, бу фикернең актуальлегенә, мөгаен, беркем дә шикләнмәс. Медицинаның иң четерекле тармагында – онкологиядә бу бигрәк тә мөһим. Кешене өмет яшәтә, дип юкка гына әйтмиләр бит. Бу көннәрдә тугызынчы дистәне вакларга җыенган, бөтен эшчәнлеген шушы өлкәгә багышлаган, меңнәрчә кешегә гомер бүләк иткән Фоат Әхмәтҗанов әлеге сүзләр белән тулысынча килешә. Ул үзе дә шундый халәттә яши, эшли: бертуктаусыз телефон шалтырый, ишек төбендә халык чиратта утыра, шәкертләре киңәш-табышка керә…  – Фоат абый, яшерен-батырын түгел, элек-электән яман чир ачыкланган яки шикләнгән кеше ничек тә булса сезнең белән күрешергә җай эзли. Мондый болгавыр заманда һәр кешенең күңелен күрергә ничек өлгерәсез? – Пациентлар белән әңгәмә корып утыру өмет уяту, җылы мөнәсәбәтләр урнаштыру өчен генә түгел әле ул. Сүз дә юк, анысы да бик кирәк. Әгәр тәфсилләп сөйләшеп утырмасаң, күп нәрсәне белеп бетермәскә мөмкинсең hәм, диагноз куйганда ялгышлык китеп, дәвалауның да дөрес булмаган юлга кереп китүе бар. Кайчак авыруны ачыклау өчен кечкенә генә берәр факт та ярап куя. Бигрәк тә олы яшьтәгеләр үз халәтен әллә ни аңлатып бирә алмыйлар, шуңа күрә аларның бер генә сүзен дә игътибарсыз калдырмаска, өстәмә сораулар бирергә кирәк. Кайберәүләр хәтта кайчан авырый башлаганын да төгәл генә әйтә алмыйлар.  – Югыйсә яман чирне вакытында ачыклау кешенең гомерен озынайтырга ярдәм итәр иде… – Һичшиксез. Әгәр пациент: «Бер ел тирәсе авырып йөрим инде», – дип әйтсә, чир шактый таралган була инде. Чөнки шеш яңа үсә башлаган чагында бернинди билгеләр дә булмый әле. Элек шешләрне бик тиз үсә дип уйлыйлар иде. Тикшерүләр күрсәткәнчә, алай булып чыкмады. Дөрес, төрлесе була. Иң тиз үсә дип саналганнарыннан, мәсәлән, үпкәдә, күкрәк бизендә шеш ике ел буена бер куб сантиметрга кадәр үсәргә мөмкин. Аннан үсеш яшен тизлегендә була: бер ел эчендә ул сигез тапкыр арта. Әгәр шеш аз гына булса да үскән икән, димәк, шикләнергә нигез бар. Ә инде дәваланганнан соң, табибка вакытында күренеп, кирәкле тикшеренүләрне узып торганда, организмда өч ел үзгәреш булмаса, авыру башка кабатланмас дип, 95 процент очракта ышанырга була. Бу – кеше дәваланып бетте дигән сүз. Әмма чир бик мәкерле, калган 5 процент очракта ул башка урыннарда килеп чыгарга мөмкин. Кайбер очракларда бүтән органнарда яңа төр шешләр килеп чыккалый. Шуңа күрә, дәваланып беткән кебек булсаң да, уяулыкны югалтмаска, кирәкле тикшеренүләрне үтеп торырга кирәк. Моның өчен күп кенә дәвалау оешмаларында «башлангыч онкологик кабинет»лар (ПОК) оештырылган. Шушы хастаханәләрдә бер ел ярымда – өч ай саен, аннары өч елга кадәр – ярты ел саен, өч елдан соң ел саен тикшеренеп тору зарур.  – Организмда яман шеш барлыгы икешәр ел буена берничек тә сизелмәскә мөмкин, дисез. Ә ничек ачыкларга? – Әйе. Хәтта бик нык таралган вакытта да, бернидән шикләнмәгән авырулар бар. Безнен илдә хәзер җирле поликлиникаларда диспансерлаштыру һәм скрининг дигән тикшеренү эшләре кертелгән. Алар – икесе ике нәрсә. Профилактик карау вакытында күз алдында тотылган органнар тикшерелә, скрининг исә биш органны онкологик авырулар буенча тикшерүне күздә тота (хатын-кызлар өчен – үпкә, күкрәк бизе, гинекология, юан һәм туры эчәкләр; ир-атлар өчен – үпкә, җенес бизләре, юан һәм туры эчәкләр). Тик, әйтергә кирәк, диспансерлаштыру һәм скрининг ярдәмендә ачыкланганнар барлык авыруларның бары тик дүрттән бер өлеше генә. Бүген Татарстанда 15 меңгә якын, Россиядә 3 млн 970 меңнән артык кеше онкологик авырулар буенча исәптә тора. Бу – барлык халыкның 3 проценты дигән сүз. Алар арасында беренче стадиядә – 30, икенче стадиядә 25–30 проценты, калганнары – 3 һәм 4 нче стадиядә. Коронавирус вакытында профосмотрны ике ел туктатып тордылар. Бу хәл дә статистиканың начарлануына китерде. Ул вакытта без ел саен 800ләп авыруны югалттык. Хәзер алар да килә башлады, аңлашыла ки, күбесендә – соңгы стадия. Әлбәттә, тикшеренеп йөрү җиңел түгел. Элегрәк: «Нәрсә чир эзләп йөрисең инде?» – дип ризасызлык күрсәтүче табиблар да очраштыргалый иде. Хәзер андый очраклар юк дип беләм. Икенче яктан караганда, өч ай түгел, ел саен тикшеренү өчен дә табибларны каян аласың? Юк бит алар. Димәк, тикшеренү эшләре күп урында буш куыкка әйләнергә мөмкин. Шулай да иң төп сәбәп – халыкның чакырган вакытта табибка күренмәве. Форсаттан файдаланып, газета укучыларны тагын бер кат кисәтәсем килә: «Тикшеренергә чакырганнар икән, бармый калмагыз. Бу – яман чирне вакытында ачыклауның бердәнбер чарасы».  – Интернеттагы мәгълүматлар буенча, соңгы елларда онкология авырулары арта бара. Ул чынбарлыкта шулаймы? Әллә инде халык үзенең сәламәтлегенә игътибарлырак булып, күбрәк ачыкланамы? – Фаразларга караганда, авыручылар саны 1995 ел белән чагыштырганда 2027 елда өч тапкыр артачак. Әйе, сез дөрес сорау бирәсез. Икесе дә бар: күбрәк арта да, күбрәк ачыклана да.  – Татарстанда онкология чиренә каршы көрәш йөзеннән шактый зур эшләр эшләнде бит. Һәрхәлдә, Кремль астында хәлләр бик мөшкел кебек иде. – Эшләнде һәм эшләнә. Әмма җитәрлек түгел. Бүген безнең хастаханәдә 840 урын бар, тагын 500 урын – «дневной» стационарда. Әмма тагын шулкадәр булса да, чакка гына туры килер иде әле. Урын җитмәү сәбәпле, авырып киткән кеше белән әзерлек эшләре дә алып бара алмыйбыз. Минемчә, онкологияне өйрәнү буенча белем бирү учреждениеләрендә дә җитәрлек сәгать каралмаган. Студентлар безгә ике атнага гына киләләр. Мондый авыруларга җиренә җиткереп диагноз кую өчен 12 көн бик аз. Ә программада шулай каралган. Бу бездә генә түгел, бөтен ил буйлап шулай. Иң кызыгы шунда: иминиятләштерү оешмасы күпме кешене дәваларга кирәклеге турында план бирә. Үзләре, яман чир белән авыручылар онкология учреждениеләрендә дәваланырга тиеш, диләр. Чөнки, чыннан да, мондый чирне хәзер химия һәм нур терапиясеннән башка дәваламыйлар. Шулай булгач, нинди план турында сүз барырга мөмкин? Җитмәсә, бездә тиешле дәрәҗәдә җиһазланган тернәкләндерү үзәкләре дә юк. Ә алар бик кирәк. – Хәтерлим әле, элегрәк яман чир белән авырып киткән кеше үзе дә белми, бәлки белмәмешкә сабышкандыр, туганнары да диагнозын яшерергә тырыша иде. Хәзер инде эш яшерүдән узды кебек. Шулай да авыруга баштан ук диагнозны турыдан-туры әйтү бик зур стресска китерәдер, мөгаен. Кирәкме икән ул? – Элек ул, чыннан да, әйтелми иде. Монда төп рольне табиблар этикасы дигән нәрсә уйнады. Үзгәреш елларыннан соң бу хәл ничектер үз агымына куелды. Дөрес, күбесенең туганнары килә дә, әйтә күрмәгез, дип зинһарлап китәләр. Хәзер инде заманасы да, чире дә бүтән дигәндәй, авыру кеше үзе дә сизенә, белә торгандыр дип уйлыйм. Әмма аның бу сүзләрне ишетәсе килми. Шуңа күрә мин үзем күп сөйләнеп йөрү ягында түгел. Минемчә, табиб кирәк нәрсәне авыруга итагатьле генә аңлатырга тиеш. Әлбәттә инде, алдан туганнары белән сөйләшеп алу бик мөһим. – Белүемчә, яман чир төрләренең килеп чыгу сәбәбе әле һаман да җавапсыз кала. Шулай да, кызыксына башласаң, сакланырга кирәк әйберләр – тулы бер исемлек. Мөһимрәк дигәннәрен искә төшереп үтик әле. – Гайре табигый нәрсәләр юк. Бары тик яшәү рәвешен нормада тотарга гына кирәк. Беренче чиратта ашау-эчүне көйләргә, артыгын ашамаска, чөнки бу бавыр авыруларына китерә һәм иммунитетны бетерә. Тәмәке тарту, гомумән, 50 процент очракта теге яки бу чирнең сәбәпчесе булып тора, ә инде рак авыруларына килгәндә, әлеге сан – 30 процент тирәсе. Мәсәлән, тартмаган кешедә ирен рагы юк диярлек. Бу авыруның 95 процент тирәсе – тартучы ир-атларда. Хәзер инде хатын-кызларда да очраштыргалый. Аракы эчүчеләрнең бавырлары бик тиз сафтан чыга. Күбесе цирроздан үлеп китә. Исән калган очракта исә бу яман чиргә туры юл булыр иде. Аннан килеп, организмны гел тикшереп, теләсә нинди ялкынсынган урыннарны юк итәргә кирәк. Мәсәлән, статистика буенча халыкның 80 процентында гастрит бар. Ашауны рәтләсәң, аннан да котылырга була бит. Акрын-акрын барысы да шулай җыела инде… – Кешеләр үзара сөйләшкәндә еш кына: «Бу чирне җиңә алмаслармы икәнни?» – дигән сорау бирми калмыйлар… Янәсе, дару уйлап табарлар да, кеше шуны эчәр дә, сихәтләнеп китәр иде, дип өметләнәләр. – Мин дә өметләнәм. Ышанам, фән үсеше нәтиҗәсендә шулай булыр да, тик әлегә юк бит. Бүгенгә югарыда әйтелгән киңәшләрне тотарга туры килә – Зур акча түгеп, кредитлар рәсмиләштереп, күпләр ни өчен чит илдә дәваланырга тели? – Анда әйбәт дип уйлыйлар. Чынлыкта, чит илләрдән кайтып егылган пациентларны безгә бик күп дәваларга туры килде. Шунда үлеп калучылар да бар. Сәбәбе: чит илләрдә табиблар өчен бездәгегә караганда чикләүләр күбрәк. Алар артыгын уйламаска, күрмәскә тиешләр. Аның каравы андагы табиблар төрле яклап якланган. Шуңа күрә карусыз гына эшлиләр. Әйтергә кирәк, соңгы вакытларда мондый караш үзгәрә башлады инде…  – Фоат абый, әңгәмә башында ук сез, гомеремне онкология өлкәсенә багышладым, дигән идегез… – Укуны тәмамлагач та, туган ягымда өч ел эшләдем әле. Анда кайтуга хирургия бүлеге мөдире итеп куйдылар. Җитәкчеләрдә дә, миндә дә курку хисе булмаган, күрәсең. Хәер, ул вакытта табибларны бөтенләй бүтәнчә, универсаль итеп әзерлиләр иде шул. Баш табиб вазыйфаларын да үтәп алдым. Казанга килергә уйладым да, шәһәр онкология диспансерына юл тоттым. Сәбәбе дә бар иде: институтта укыганда, озак вакытлар медбрат булып эшләп йөргән идем мин анда. Башка урыннарга барганым да юк, рәтләп белмим дә. Бик әйбәт каршы алдылар, хирург итеп тәгаенләделәр. Бу учреждениедә, гомумән, мөнәсәбәтләр бик җылы иде. Баш табиб Ильяс Нәгыймов, начмед Юрий Любимов, бүлек мөдирләре Нина Назарова, Людмила Пароник, рентгенологлар Ольга Трунова, Валентина Ефимовских… – аларның һәрберсе үзе бер дөнья. Мойше Зельманович Сигал кебек кешеләр һәм галимнәр бик сирәк була. Тормыш юлымда шундый кеше туры килгәнгә, үземне бик бәхетле дип саныйм, аның белән эшләгән чакларымны бик сагынам. Ул табиб буларак кына түгел, кеше буларак та бик күп киңәшләрен бирде. Клиника эшләрен алып барганда, һәрвакыт остазларым өйрәткән юлдан барырга тырыштым. Шушы еллар эчендә ясаган операцияләремнең исәбе-саны юк. Хәзер дә атнага 5–6ны ясыйм әле. Исәбе юк дисәм дә, һәрберсе башка кереп кала, күз алдымда тора, һәрберсенең нәтиҗәсен теләсә кайсы вакытта әйтеп бирә алам. Бу, икенче төрле әйткәндә, тәҗрибә дигән сүз инде. Дәвалау буенча яңадан-яңа методикалар уйлап табабыз, аларны акрынлап тормышка ашырабыз. 13 патентым бар, бүген алар барысы да кулланылышта.   – Өч кызыгызның да онколог булып китүе – искиткеч күренеш инде ул. Димәк, гаиләдә әти кеше буларак та, һөнәр иясе буларак та абруегыз бик зур булган? – Бәлки. Әмма кызларым һөнәрне дә, бу юнәлешне дә үзләре сайладылар. Укытучы әниләре генә: «Анда бармагыз, бик авыр эш ул», – дип әйтә килгән иде. Тыңламадылар. Үкенгәннәрен ишеткәнем юк. Ә авыр дигәннән, чыннан да, көне-төне эш урынында булырга туры килде бит. Көндез – авырулар, кичен – диссертацияләр, патентлар… Кызларым да кирәк чакта төнгә кадәр эшлиләр.  – Юбилеегыз белән котларга килгәч тә, гел эш турында сөйләшергә туры килде бит әле. – Зыян юк. Бу – минем яшәү рәвешем. Тормышымдагы көенечләрем дә, сөенечләрем дә, уйлануларым да, эзләнүләрем дә – барысы да шуңа бәйле. – Редакция коллективы исеменнән чын күңелдән котлыйбыз сезне. Иң мөһиме, Ходай исәнлектән аермасын! Бу котлауларга, мөгаен, бер генә укучыбыз да кушылмый калмас. Белешмә Фоат Шәйхетдин улы Әхмәтҗанов. 1944 елның 3 февралендә Кама Тамагы районы Олы Кариле авылында туа. Медицина фәннәре докторы, профессор, Казан дәүләт медицина университетында «Онкология, нур диагностикасы һәм нур терапиясе» кафедрасы мөдире, Казан шәһәре буенча сәламәтлек саклау идарәсенең баш эксперт-онкологы, Россия Федерациясенең атказанган табибы, Бөтендөнья мәгълүматлаштыру академиясенең Татарстан бүлеге академигы, вице-президенты. Фәнни тикшеренүләре ашказаны, бавыр, ашказаны асты бизе, үңәч, юан һәм туры эчәкләр рагы авыруларын хирургик дәвалауга, сөт бизләрендә рак авыруы вакытында әгъзаларны саклап калу операцияләре үткәрү; кичектергесез хирургик ярдәм күрсәтү мәсьәләләренә карый. 400дән артык фәнни эше нәшер ителгән. Алар арасында профессор Мойше Сигал белән берлектә эшләнгән 3 монография, хәзерге вакытта, күп үзгәрешләр булу сәбәпле, дүртенче басмасын эшләп ята. Бүген дә педагогик практикада кулланылышта булган 28 укыту-методик эше бар. Илебезнең сәламәтлек саклау өлкәсен үстерүгә керткән өлеше өчен I дәрәҗә диплом, БДБ һәм Евразия илләренең онкология һәм рентгенорадиология институтлары һәм үзәкләре директорлары ассоциациясенең иң югары билгесе һ.б. белән бүләкләнгән.   Фәния ӘХМӘТҖАНОВА Ватаным Татарстан № --- | 30.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43053
"Ел әйләнәсе күлдә коенам. Авырганым юк"
null
Аксубайда туып-үсеп, хәзер Биектау районы Щербаковка бистәсендә яшәүче Илшат Сабитов берничә ел элек салкын суда коена башлый. Уңайлы булсын дип, йортын да махсус Зәңгәр күлгә якын итеп төзи ул. Лилия ЙОСЫПОВА Ирек мәйданы № --- | 30.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43054
Татарстанда йөк машинасы белән автобус бәрелешкән, ун кеше зыян күргән
null
Казан-Ульяновск трассасында автобус һәм йөк машинасы бәрелешү аркасында 10 кеше зыян күргән. «Татар-информ»га бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Исегезгә төшерәбез, бүген Татарстанның Югары Ослан районында «ПАЗ» вахта автобусы йөртүчесе туктап торган Mercedes йөк автомобиленә бәрелгән. Автобус салонында 10 пассажир булган. Урынга оператив рәвештә ике ашыгыч медицина ярдәме бригадасы килгән. --- Матбугат.ру № --- | 30.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43055
Ике кулсыз калган Илназ Дәүләтов янә «куллы» булды
null
10 яшьлек малай урамда уйнап йөргәндә электр трансформаторына менә, һәм аны 10000 вольт көчәнешле электр тогы суга. Футбол уйнаганда шул трансформаторга очып барып төшкән тупны алырга уйлаган ул. Бәхеткә, Илназ көчле ихтыярлы, тормыш сөючән малай булып чыкты. Шундый авыр сынауга дучар булуына карамастан, якыннарын куандырып, кешеләрне сокландырып яңадан-яңа җиңүләргә итешүен дәвам итә. Бу көннәрдә ул Мәскәүдәге Сколково инновация үзәгендә эшләнгән протезны алып куанган. Илназның әнисе Зөлфия Дәүләтова әйтүенчә, гаилә киберкулны Россиянең Социаль иминият фонды ярдәмендә юллаган. --- Шәһри Казан № --- | 30.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43057
Дубайга 27 миллионлык ялган-турлар саткан Казан блогерын федераль эзләүгә биргәннәр
null
Дубайга ялган турлар сатып, зур җәнҗал килеп чыккан Казан блогеры Илүсә Миңнегалиеваны федераль эзләүгә игълан иткәннәр. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән Бизнес Онлайн яза. Хәтерләсәгез, тумышы белән Мамадыштан булган Илүсә Фәлахова һәм аның ире Раушан Миңнегалиев узган елның февралендә Дубайга күченеп киттеләр. Соңрак социаль челтәрләрдә Дубайга арзан турлар рекламалап саттылар. Ә көзен зур җәнҗал чыгып, ялган турлардан зыян күрүчеләр саны бөтен Россия буенча меңнән артык кеше исәпләнүе ачыкланды. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, кайбер чыганаклар зыянның 27 миллион сум тәшкил итүен яза. Бу факт буенча җинаять эше ачылды. Ә 2024 елның гыйнварында Илүсә белән Раушанның уллары тууы билгеле булды. Шулай ук укыгыз: Блогер Илүсәнең әнисе Миләүшә апа: “Бу теманы кузгатмагыз, зинһар...” --- Матбугат.ру № --- | 30.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43058
Выпуск книги становится возможным благодаря поддержке бренда Teboil: жительница Казани реализует свою мечту
null
erid: 2VtzqwRw4Lw Жительница Казани Яна Григорян смогла осуществить свою заветную мечту благодаря участию в акции "На пути к мечте", организованной брендом Teboil. Акция проходит с 4 декабря 2023 года по 29 февраля 2024 года на АЗС Teboil в Казани и вызвала огромный интерес у жителей Казани. --- Матбугат.ру № --- | 30.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43059
«Элита» агросәнәгать комплексы казанышларының махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә катнаша
null
«Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге территориясендә агросәнәгать комплексы казанышларының махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсе - «ТатАгроЭкспо–2024» ачылды. Россиянең 35 төбәгеннән һәм 5 илдән 253 компания 25 мең кв. метрдан артыграк мәйданда селекциядәге үз казанышларын, ашламалар һәм үсемлекләрне яклау чаралары өлкәсендәге төрлелекне күрсәтәләр, авыл хуҗалыгы техникасы һәм запас частьләр җитештерүчеләр үзләренең 100дән артык техникасын тәкъдим итәчәк. Әлеге күргәзмә эшчәнлеге белән Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов та танышты. Ул "Элита" хуҗалыгы стенды янында туктап, республиканың нәсел предприятиесе эшенең югары дәрәҗәсен билгеләп үтте.   --- «Элита» № --- | 30.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43060
Теләчедә фаҗигале вафат булган журналист Рәйхана Шәйхиеваны искә алганнар (ФОТО)
null
Теләче районы Олы Мәтәскә авылы мәдәният йортында журналист Рәйхана Шәйхиева истәлегенә «Йолдыздай атылган гомер» дип исемләнгән шигырьләр җыентыгы тәкъдим ителгән. Фаҗигале төстә вафат булган журналистны искә алу кичәсендә Казан дәүләт университетында бергә укыган төркемдәш кызлары, хезмәттәшләре, остазлары катнашкан. --- Матбугат.ру № --- | 31.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43061
Марат Кәбиров: «Кеше кайгысы түгел»
null
Тормышыбыз түгәрәк инде безнең, тик хәзер кеше кеше белән аралашмый, үзенә бикләнде, анда кеше кайгысы юк. Шулай дибез инде. Моңа артык исебез дә китми бугай, тик күңелдә нәрсәнедер юксыну тойгысы да чалынып калгандай була. Аралашу бик юк бит инде, чынлап та. Кешенең аралашып яшәвен күрсәтү өчен иң уңайлы җир тулай торак бугай. Исеменнән үк билгеле бит инде, монда кеше уртак тормыш кичерә. Бу гомерендә бер нәрсә дә эшләмәгән ата ялкаулар һәм пошмас кешеләр яңадан туарга тиеш. Тулай торак бүлмәсенең ишеге булып. Чөнки аңа бер мизгелгә дә тынгылык бирмиләр, гел төрткәләп торалар – әле анысы килеп шакый, әле монысы. Кайберләре шакып тормыйча гына бәреп керә. Кайберләре ишекне ачып кына карый да, күзе кызыгырлык нәрсә тапмыйча, ары китә. Кемдер хәл белергә керә, кемдер үз хәлен белдерергә. Кемдер тоз сорый, кемдер суган, кемдер бәрәңге… Шуңа күрә тулай торакта кеше беркайчан да ачтан үлә алмый, өч-дүрт бүлмә ишеген шакыдыңмы – ашар ризык табыла. Элек авыл да, кала да – барысы да үзара керешеп, йөрешеп, бер тулай торак шикеллерәк яши торган иде. Шуңа тормыш агышын тою җайлы, чөнки ул бер мәйданга җыелган халык шикелле шау-гөр килеп тора. Хәзер тормыш алай шауламый, ул өстәлгә менгән мәче шикелле шым гына ага. Шундый ук шым һәм җитез. Кайчагында аның бармы-юкмы икәнен дә тоймый каласың, бары тик өстәлдәге май савыты бушаганны күреп кенә барысын да чамалыйсың. Гомернең бу чоры да узып киткән икән ләбаса, дисең. Аралашып яшәүнең сәбәпләре күптер инде аның. Тик иң мөһиме мохтаҗлык бугай. Бүтәннәрдән сиңа нәрсәдер кирәк булу. Тоз кирәк икән – ишек кагасың, кыз кирәк икән – тагы… Өметең тәмам өзелгәнче шулай йөреп була. Ә ул өзелми, бер ишектән тапмаганыңны икенчесеннән мәҗбүри биреп җибәрәләр. Әгәр сиңа берни дә кирәкми икән, беркемгә дә барып йөрмисең. Ашар ризык, кияр кием бар, сөйгән яр янәшәдә, телефон тулы дуслар, гәп куерту ихтыяҗы юк, бөтен нәрсә бар – шулай булгач, кая барып, нәрсәгә өметләнеп йөрисең инде. Ятасың өеңдә, кемдер соранып килгәнне көтеп. Ә ул килми, чөнки үзе дә синең хәлдә. Һәм зарланырга мәҗбүр буласың: кеше үзенә бикләнде хәзер, дисең. Үз көнен үзе күреп яшәүченең аралашуга артык мохтаҗлыгы булмый. Ә мохтаҗлыгың булса? Үз-үзеңне хәстәрләрлек хәлдә булмасаң? Ул чакта инде, чынлап та, ишекләрне җилтерәтеп йөрергә кала. Син барысын да күрәсең, барысына да керәсең. Ә үзеңә берәү дә килми. Беркем дә килми икән, димәк, аларга синнән берни дә кирәкми. Ә сиңа кирәк… Шунда аңлыйсың инде үзеңнең нинди хәлдә икәнеңне. Хәер сорап йөргән фәкыйрь кебек бит инде бу, теләнче шикелле. Һәм син үзең дә алар дәрәҗәсенә күтәрелергә, арт шәрифеңне аларныкы шикелле йомшак җиргә утыртырга тырышасың. Бу бик җиңел түгел икән. Ләкин акрынлап кына нәрсәдер килеп чыга, мохтаҗлыкларың кими бара. Аның саен күңелең үсә, ныграк тырышсам, нәтиҗәсе яхшырак булыр дип уйлыйсың һәм тырышасың. Хәзер инде син башың белән мәшәкатькә, эшкә чумасың, кем беләндер аралашырга теләгең булса да, вакытың калмый. Вакыт табылса, теләк югала. Шундый авырлык белән яуланган бераз буш вакытыңны әллә кемнәргә әрәм итә алмыйсың ич инде, аны ял итүгә багышларга кирәк. Башка чараң да юк, арыгансың, талчыккансың. Хәзер ял итеп калмасаң, бераздан тагын тынгысыз чор башланачак… Ә бүтәнчә булмый. Син үз тормышыңны фәкать үзең генә көйли аласың. Бүтәннәрдән ярдәм көтә алмыйсың. Якын кешеләреңнән – бигрәк тә. Чөнки алар да нәкъ үзең шикелле үк, үз тормышларын җайга салу белән мәшгуль һәм бер минутлык та вакытлары буш түгел. Хәзер инде син яхшы аңлыйсың, кешенең вакытын алу ул аның акчасын каерып алудан да хәтәррәк, чөнки акчаны киреп кайтарып биреп тә була, ә вакытны – юк. Иң явыз карак, иң яман талаучы – кешенең вакытын алучы. Һәм син фәкать үзеңә генә ышанып, үз тормышың белән генә яши башлыйсың. Бүтәннәр белән аралашуга инде ихтыяҗың да бетә, вакытың да калмый, кызыгы да югала. «Тормышы түгәрәк», – диләр бит инде мохтаҗлыгы беткән кеше турында. Безнеке дә шулай – шар кебек. Һәм без шул шарны тәгәрәтеп, тауга менеп барабыз. Һәркемнең – үз шары. Күршесенә ярдәм итәр иде, үзенеке аска төшеп китәчәк. Ярдәм сорар иде, кулын кесәсенә тыгып торган буш кеше юк. Һәркемнең – үз шары. Һәр шарның – үз авырлыгы. --- Ватаным Татарстан № --- | 31.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43062
Ваһапов фестивале Мәскәүдә татар моңы яңгыратачак
null
20 ел дәвамында яңа йолдызлар кабызган, яшь өметле җырчыларга канат куйган, сыйфатлы милли эстраданы үстергән фестивальнең юбилей сезонын Мәскәү тамашачысы да күрә алачак. 20 февраль көнне Мәскәү тамашачысы югары җыр сәнгате бәйрәмендә көтнаша алачак. Әлеге чарада Рәшит Ваһапов исемендәге XX Халыкара татар җыры фестивале лауреатлары чыгыш ясаячак.   --- Рәшит Ваһапов фестивале № --- | 31.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43063
Камал театрының "Дуслар җыелган җирдә" премьерасы репетициясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ
null
9, 10 һәм 11 февральдә Камал театрында зур премьера көтелә. Татар драматургиясе классигы Туфан Миңнуллин пьесасы буенча "Дуслар җыелган җирдә" спектакле куелачак. Режиссеры Фәрит Бикчәнтәев. Татар драматургиясе классигы Туфан Миңнуллинның «Дуслар җыелган җирдә» драмасы геройлары Камал сәхнәсенә инде бер генә чыкмады. Драматургның әлеге пьесасын беренче тапкыр 1977 елда танылган щепкинлылар төркеме һәм труппаның иң яхшы артистлары катнашында театрның баш режиссеры Марсель Сәлимҗанов куйган иде. Икенче мәртәбә, 2008 елда, татар иҗат интеллигенциясе вәкилләренең тормышын чагылдырган бу әсәрне Фәрит Бикчәнтәевның чыгарылыш курс студентлары диплом спектакле буларак сәхнәләштерде. 2024 елда, беренче куелыштан соң ярты гасырга якын вакыт узгач, пьеса геройлары - рәссам, җырчы, шагыйрь һәм композитор сәхнәгә яңадан чыгып, мәңгелек темаларга сөйләшүне дәвам итәчәк. Бу әсәрдә күтәрелгән сораулар беркайчан да актуальлеген югалтмаячак: нәрсә ул чын сәнгать, чын мәгънәсендә дөньяга танылу нәрсә, иҗатта ничек ихласлыкны саклап калырга, ничек үз-үзеңне югалтмаска... Театр аларга җавап эзләргә тырышачак. --- Камал театры № --- | 31.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43064
Иркә Ландыш Нигъмәтҗанова белән низагы турында сөйләгән
null
Миләүшә Шәйхелисламова татар эстрадасы йолдызы Иркәдә кунакта булган. Ул «Йолдыз белән бер көн» рубрикасында җырчыдан шоу-бизнес өлкәсендәге элекке һәм хәзерге конфликтлары хакында турыдан-туры сораган. --- Өмет № --- | 31.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43065
"Бер изге җан зираттан чыгарып куйды..."
null
Тормышта булган сәер хәлләр турында язуны дәвам итәбез. Түбәндәге хаттан да чәчләр үрә торырлык. --- Матбугат.ру № --- | 31.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43066
Җырчы Ильяс Мингазов: “Я сатып аласың, я сине б...ка калдырабыз”, – диде
null
2023 ел азагында MINGAZOV кавер-төркеменең 5 ел дәвамында бергә эшләгән продюсерларыннан китүе турында хәбәр таралды. Тик төгәл сәбәпләрен аңлатучы булмады. Төркемнең беренче шәхси концерты алдыннан солист (һәм бүгенге көндә продюсер эшләрен башкаручы) Ильяс Мингазов бу мәсьәләгә ачыклык кертте. – Эшләү дәверендә продюсерыбыз Роман Тушев белән белән бернинди контракт төзелмәде. Соңгы ике ел бик авыр булды. Чөнки Роман Степанович үзенең эшен җиренә җиткереп үти алмады. Төрле моментлар кичердек. Алдан билгеләнгән мәҗлесләр турында көнендә генә әйткән чаклары булды. Соңгы вакыттагы иң зур проблема – кешенең бик нык хәмергә бирелүе. Сөйләшеп карадык, тик файдасын күрмәдек. Болай барса MINGAZOV төркеменең бик тиз югалачагын аңладым, шуңа проектны үз өстемә алырга булдым. Август айларында күрешеп, продюсерга: “Мин китәм. Егетләр сезнең белән каламы, минем белән китәме?” – дидем. Шунда Роман сатып алуымны сорады яки проектны бөтенләй ябачакбыз, дип әйтте. Беренче бәя 14 миллион иде. Минем андый акча гомеремдә дә күргәнем юк. Түли алмыйм, проектны ябарга, дип сөйләштек. Бер-ике атнадан соң кабат шалтыратты: “Я сатып аласың, я сине б...ка калдырабыз”, – диде. Белмим, нәрсә әйтәсе килгәндер, тик безнең күңел чиста. Ахыр чиктә башка бәягә сөйләштек. Роман эшләмәде түгел, эшләде, проектны күтәрде. Рәхмәт йөзеннән без проектны сатып алырга булдык. Рассрочка белән ай саен билгеле сумманы түләп барабыз, – дип аңлатты. --- Шәһри Казан № --- | 31.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43067
Бер ир белән хатын, акча эшлим дип, 4 миллион сум акчаларыннан коры калганнар
null
Татарстанда ике кеше, инвестия ярдәмендә акча эшләргә маташып, 4 миллион сум акчасыннан коры калган. Бу хакта “Татар-информ” Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза. Бөгелмә районыннан 66 яшьлек хатын-кыз, полициягә барып, 2,6 миллион сум акчасын урлауларын белдергән. Полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, ул инвестия салу мөмкинлеге турында интернет аша реклама табып, акча эшләмәкче булган. Сайтта үзенең телефон номерын калдырган. “Ярдәмче” биржада уйнау өчен мобиль кушымтада брокер счеты ачарга кирәклеген әйткән. Беркатлы ханым, ике атна буе шуның киңәшләрен тыңлап, берничә кредит рәсмиләштергән дә аларны үзенең салык акчасы беән бергә ниндидер счетка күчергән. Табышын алу омтылышы уңышсыз булып чыккан. “Ярдәмчесе” дә югалган… Чаллыда яшәүче 35 яшьлек ир-ат та шундый тук “тозак”ка эләккән. Танышулар сайтында ул бер туташка юлыккан. Туташ аңа инвестиция ярдәмендә акча эшләргә булышуны вәгъдә иткән. Ир-ат тәүге табышын алгач, “сөеклесе” зуррак күләмдә акча белән эшләргә тәкъдим иткән. Тегесе ризалашып, кредит алган. Акчаны туташ әйткән реквизитларга күчергән. Шулай итеп, узган елның июлендә ул барлыгы 1,7 миллион сум күчергән. Быел гыйнвар аенда гына мошенниклар “кармагы”на эләгүен аңлап, полициягә мөрәҗәгать иткән. Әлеге очраклар буенча мошенниклык турында җинаять эшләре кузгатылган. Ведңомство хезмәткәрләре инвестиция проектында катнашырга ниятләүчеләргә иң элек оешманың рәсми сайтында яки “Кайнар телефоны” аша аның барлык нечкәлекләрен белешергә, шуннан соң гына теге яки бу карарга килергә киңәш итә. --- Ватаным Татарстан № --- | 31.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43068
Няня башта баланы кыйнаган, аннары сабыйның башына төкергән
null
Мәскәүдә няня баланы кыйнаган һәм аның башына төкергән. Бу хакта вакыйга белән таныш РЕН ТВ чыганагы сөйләгән. Телеканалның әңгәмәдәше сөйләвенчә, 39 яшьлек күп балалы ана үзенә кайчакта йорт эшләрендә ярдәм итәрдәй хатын яллаган. Ялланган хатын үзен лаеклы күрсәткәч, гаилә аны бала караучы итеп тә алган. --- Өмет № --- | 31.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43069
"Гафу итә алмадым сине, әни..."
null
Әтием мин кечкенә вакытта ук үлгән. Миңа 12 яшь чагында әни мине картәнигә (әтинең әнисенә) илтеп куйды да үзе бер иргә кияүгә чыкты. Мин аны бик сагына идем. Кызганычка каршы, әни минем барлыкны онытты. Акча белән ярдәм итү түгел, килеп хәлемне дә белми иде. Ә мин тормышның миңа ни өчен шул кадәр кырыс булын аңламый бик еш елый идем. Мин ятим булдым. --- Матбугат.ру № --- | 31.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43070
Тәтишка: “Ришатның миңа тәкъдим ясавын кеше аркылы ишеттем”
null
Популяр җырчы Ришат Фазлыйәхмәтовның тормыш иптәше Эльмира - Тәтишка турында белмәүче юктыр. Әмма Эльмира күпләр өчен сер булып кала. Без бу серләр йомгагын бергәләп сүтәргә булдык. Илгизә ГАЛИУЛЛИНА Шәһри Казан № --- | 31.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43071
"Мир" кинотеатрында “Бөтен гаилә белән кинода!" акциясе башланды (ФОТО)
null
2024 ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде. Шул уңайдан “Татаркино" оешмасы “Бөтен гаилә белән кинода!" акциясен башлап җибәрде. Әлеге акция кысаларында оешма гаилә гореф-гадәтләрен саклау һәм кыйммәтләрен ныгыту буенча актив эш алып барып, ел дәвамында ай саен чаралар үткәрәчәк. “Бөтен гаилә белән кинода" акциясен ачу тантанасында Казанның иҗади гаиләләре катнашты. Алар музыкаль һәм бию номерларын тәкъдим итеп, үзләренең гаилә тарихлары белән уртаклаштылар. --- Татаркино № --- | 30.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43072
Тинчурин театрында «Җан Баевич» спектакленең премьерасы узачак
null
К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры 31 гыйнвар, 1 февральдә 18.30 сәгатьтә Г.Исхакый әсәре буенча «Җан Баевич» трагикомедиясен (12+) тәкъдим итәчәк. Режиссеры – Илнур Гарифуллин. Төп рольне Татарстанның атказанган артисты Зөлфәт Закиров башкара. Искәртеп узыйк, Тинчурин театры сәхнәсендә әлеге пьесаның тәүге куелышы. Бу әсәр мәктәп программасына да кертелгән. Спектакльне укучыларга «Пушкин картасы» буенча күрсәтү планлаштырыла. Илнур Гарифуллин: – Бүген кешеләрнең күпчелеге кулланучы позициясендә яши. Бөтен яктан: «Сезгә менә бу әйбер кирәк, теге әйбер кирәк!» дип тәкрарлыйлар. Кешеләр аларны сатып ала, тышкы яктан үзгәрә, тик тормыш рәвешен һәм позициясен үзгәртми. Гаяз Исхакый Россиядә Җан Баевичка охшаш кешеләр категориясе яшен тизлеге белән таралачагын фаразлаган. Бүген халыкның күпчелеге бер мизгел белән яши. Әгәр элек мондыйлар меңнән берәү генә булса, хәзер – һәр икенче кеше Җан Баевич кебек. Пьесаның актуальлеге дә шунда. «Җан Баевич» әсәре жанр буенча – комедия. Без аның юнәлешен трагикомедиягә үзгәрттек. Кешелекнең нигезен тәшкил итә торган факторларга: гаилә, иман, кешенең үзенә – басым ясыйбыз. Спектакль дүрт өлештән тора, алар бер-берсеннән нык аерыла, хәтта декорацияләр, динамика ягыннан да. Без тамашачыларга үз максатыңа ирешү җиңел түгел икәнлегенә төшендерергә телибез. Кыска вакыт эчендә генә танылган, абруйлы кеше булып булмый. Максатыңа таба бару бик күп көч, шактый вакыт таләп итә. --- Тинчурин театры № --- | 31.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43073
«ШАЯН ТВ» каналының digital юнәлеше үсеш ала
null
«ШАЯН ТВ» каналының digital юнәлеше зур үсеш ала. Тамашачылар нәкъ менә бирегә тартыла. Канал социаль челтәрләр өчен аерым контент булдыруга күп көч куя. «ШАЯН ТВ»ның YouTube каналында язылучыларның саны да 20 000гә җитте. Махсус YouTube өчен генә әзерләнүче өр-яңа «Килде-китте Шоу», «Койрыклы җырчылар», «ШАЯН Әлифба», «ШАЯН рәссам» һ.б. проектлар аеруча зур тизлек белән үсеш алды. Соңгы бер ел эчендә видеолар 2 266 216 карау җыйды. Бу үсеп килүче канал өчен бик зур күрсәткеч. Иң кызыклы тапшырулар, популяр мультсериаллар, мавыктыргыч уеннар һәм файдалы лайфхакларның барысын да «ШАЯН ТВ»ның YouTube каналында күрергә мөмкин. «ШАЯН ТВ» каналы тамашачыларына яңадан-яңа проектлар әзерли. Бик тиздән аларны социаль челтәрләрдә һәм эфирда күрергә мөмкин булачак. --- Шаян № --- | 31.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43074
Равилә Шәйдуллина-Муратның яңа китабы басылып чыкты (ВИДЕО)
null
Әлеге китапта танылган прозаик һәм шагыйрә Равилә Шәйдуллина-Муратның балалар өчен язылган «Елан кызы Акбану» әкияте тәкъдим ителә. --- Татарстан китап нәшрияты № --- | 31.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43075
Диләрә Зиннәтовага «Татарстан Республикасының атказанган артисты» исеме бирелде
null
Сентябрьдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кариев театры артисты Диләрә Зиннәтовага «Татарстан Республикасының атказанган артисты» исемен бирү турында Указны имзалаган иде. Ниһаять, дәрәҗәле бүләк үз иясен тапты. Казанның Вахитов районына 50 ел тулуга багышланган тантаналы кичәдә Диләрә Зиннәтовага дәүләт бүләген Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды. --- Кариев театры № --- | 31.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43076
«ТатАгроЭкспо»да Татарстанның сөт җитештерүчеләре һәм эшкәртүчеләре рейтингын күрсәттеләр
null
Агросәнәгать комплексы казанышларының VI махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсе - «ТатАгроЭкспо» кысаларында «Россиянең сөт индустриясен үстерү: 2023 ел йомгаклары һәм 2024 елга фаразлар» темасына түгәрәк өстәл утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министрның беренче урынбасары Ленар Гарипов, Илкүләм сөт җитештерүчеләр берлеге генераль директоры Артем Белов, Татарстанның сөт җитештерүчеләр берлеге генераль директоры Денис Пирогов катнашты. “Гадәттәгечә, чимал сөте җитештерү һәм эшкәртү күләме буенча Татарстан Республикасы Россия Федерациясендә алдынгы урыннарны били. Узган ел йомгаклары буенча, сөт җитештерү 2 млн.190 мең тоннадан артып киткән”, - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров. Заманча сөт комплекслары төзү һәм модернизацияләү, терлекләрнең генетик потенциалын арттыру, терлек үрчетү һәм тукландыру системаларын яхшырту буенча эш дәвам итә. Үткәрелгән чаралар республика буенча сыерларның уртача продуктивлыгын 7773 килограммнан арттырырга мөмкинлек бирде (узган елга карата үсеш +9% яки +648 кг). 2023 елда Татарстан Республикасы җитәкчелеге ярдәме белән авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре сатылган 1 кг сөткә 3 сумнан артык исәбеннән 523 млн. сум күләмендә өстәмә түләүләр алдылар. Агымдагы елда сөт терлекчелегенә дәүләт ярдәменең төп юнәлешләре, шул исәптән нәселле терлекчелеккә ярдәм сакланып калган. 2024 елда нәселле терлекчелеккә ярдәм итү өчен 1,3 млрд.сум каралган, шуның 1,2 млрд. сумы - сөт терлекчелегенә. Агымдагы елдан терлекчелек биналарын төзүгә һәм модернизацияләүгә субсидия бирүгә үзгәрешләр кертелә. 2023 елга кадәр Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 400 баш һәм аннан күбрәк булган сөт юнәлешендәге терлекчелек фермалары төзүгә дәүләт ярдәме күрсәтелгән һәм субсидия турыдан-туры тотылган чыгымнардан 25% күләмендә бирелгән. 2024 елдан федераль бюджет акчалары исәбенә бары тик 1000 баш һәм аннан күбрәк терлек булган терлекчелек фермалары гына субсидияләнәчәк һәм ул төзелеш-монтаж эшләренә турыдан-туры тотылган чыгымнардан 30 % күләмендә биреләчәк. Марат Җәббаров, 400 баштан 1000 башка кадәр сыйдырышлы терлекчелек фермаларын төзү дәвам итәчәк, дип билгеләп үтте. Агымдагы елда 2684 терлек сыйдырышлы 5 шундый объект төзү планлаштырыла, 2025 елда – 2100 баш терлеккә 5 объект һәм 2026 елда – 2728 баш терлеккә 6 объект. Бу объектлар буенча техника һәм җайланмалар сатып алуны каплауга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидия саклана. Илкүләм сөт җитештерүчеләр берлеге генераль директоры Артем Белов Россиянең сөт индустриясе турында сөйләде, 2023 елга башлангыч йомгаклар ясады һәм алга таба үсеш факторлары турында хәбәр итте. Аннары Татарстан сөт җитештерүчеләр берлеге генераль директоры Денис Пирогов узган ел йомгаклары буенча сөт җитештерүчеләр рейтингы нәтиҗәләре белән таныштырды, дип хәбәр итә  Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы. Мәсәлән, эре инвесторлар арасында рейтинг нәтиҗәләре буенча лидерлар өчлегенә “Красный Восток” агрохолдингы” АҖ, “Азык-төлек программасы” АПК” ҖЧҖ һәм “АК БАРС” ХК” АҖ кергән. 1000 баш сыердан артык булган предприятиеләр арасында беренче урынны Әтнә районының “Таң” АХҖК алган, икенче урында - Әтнә районының “Уңыш” АФ” ҖЧҖ, өченче урында - Саба районының “ПМК” ҖЧҖ. 500 баштан 1000 башка кадәр сыерлары булган предприятиеләр рейтингында беренче урында – Саба районының “Мөхәммәтшин З.З.” КФХ, икенче урында - Чүпрәле районының “Чынлы” ҖЧҖ, өченче урында - Биектау районының “Татарстан” АФ ҖЧҖ. 500 баш сыердан азрак булган предприятиеләр арасында беренче урында – Актаныш районының “Чишмә” ҖЧҖ, икенче урында – Актаныш районының “Нигез” ҖЧҖ, өченче урында - Апас районының “Ибраһимова авыл хуҗалыгы предприятиесе» ҖЧҖ. 2023 ел йомгаклары буенча Татарстанның сөт эшкәртүчеләр рейтингында беренче урында - “ЗМК” АҖ (Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты), икенче урында - “АРЧА” ҖЧҖ һәм өченче урында - “КМК” ҖЧҖ. --- «Элита» № --- | 31.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43077
Әдәби бәйге. Әдәбиятка җан өрде, язучыларны «уятып» җибәрде
null
Әдәбиятка җан өрде, язучыларны «уятып» җибәрде. Киң җәмәгатьчелек арасында шактый кызыксыну тудырган ябык әдәби конкурс турында шулай дияргә яраталар. Быел аның икенчесе үз нәтиҗәләрен күрсәтәчәк, конкурста җиңгән әсәрләр укучыга барып җитәчәк. Әлегә жюри әгъзалары һәм җиңүчеләр белән сөйләшик. Быелгы конкурстан канәгатьме алар? Конкурс бүгенге әдәбиятка нинди «диагоз» куярга ярдәм иткән? Көтмәгәндә, уйламаганда… Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә үткәрелгән конкурсның тугыз номинациясендә җиңүчеләрнең исемнәре язылган конвертлар инде ачылды. «Роман» номинациясендә җиңгән авторларны февраль аенда беләчәкбез. Романнар инде бер кат укылып чыккан. Димәк, быелгы конкурска тулы бәя бирергә була. Сыйфат һәм эчтәлек турында сөйләшүгә күчкәнче, саннарга күз салыйк. Быел конкурска 1641 эш килгән. Чагыштыру өчен: беренче конкурста 1470 эш кабул иткән булганнар. Оештыручылар һәм жюри әгъзалары мондый нәтиҗә көтмәгән дә. Конкурс комиссиясе әгъзасы, «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин шулай ди. – Яңалык булгач, беренчесендә күп катнаштылар, бу юлы кимрәк булыр инде дип уйлаган идек. Ләкин килгән эшләр саны без уйлаганнан да артыграк булды. Сыйфатка килгәндә, жюри әгъзалары бигрәк тә проза әсәрләрен югары бәяләде, тема ягыннан төрлелеккә игътибар иттеләр, – дип сөйләде ул безгә. Ә поэзиягә килгәндә, быел поэмалар белән шигырьләрне берләштергән булганнар. Поэмалар күп булмас дигән фараз белән эшләнгән ул. – Ләкин поэмалар да, шигырьләр дә шулкадәр күп килде ки, жюри әгъзаларына өч урын билгеләү шактый кыен булды, – диде Рөстәм Галиуллин. Конкурста җиңүчеләрнең әсәрләре «Казан утлары»нда басыла. Беренче конкурстан соң журнал укучыларыннан шактый яхшы кайтавазлар килгән. – Журнал өчен шактый яңа исемнәр дә ачтык. Без бит җиңүчеләрнең генә түгел, башка катнашучыларның да әсәрләрен бастырдык. 30–40 яшьләр тирәсендәге моңарчы безгә таныш булмаган шактый авторлар табылды. Алга таба да аларның иҗатын күрербез дип ышанам, – диде Рөстәм Галиуллин. Яңа исемнәр Жюри әгъзаларының берсе, Татарстанның халык шагыйре Газинур Моратның да быелгы бәйге турындагы фикерен белештек. «Әйбер күп булгач, сайлап алу да рәхәтрәк», – ди ул. – Сан сыйфатка әйләнә дигән кагыйдә бар бит. Бу очракта да конкурска килгән эшләр санының ишәюе – һичшиксез, уңай күренеш. Романнар гына да 23 булган бит! Әдәби процессны «яндырып» җибәрү, язучыларның күңелен күтәрү ягыннан гына карасаң да, бу конкурсның әһәмияте зур. Ул дәвам итәргә тиеш, – дип сөйләде ул безгә. Конкурсның тагын бер әһәмиятле ягы – яңа исемнәр барлыкка килү. Газинур Морат сүзләре белән әйтсәк, бер үк язучылар гына катнашып, бер үк кешеләр генә җиңеп торса, ул кадәр файдасы булмас иде. – Беренче тапкыр уздырылган конкурста проза номинациясендәге эшләрне укыдым. Ул чакта Наилә Харисова исемле ханым гаҗәпкә калдырган иде. Быел миңа шигъри әсәрләр укырга туры килде. Шулай ук моңарчы ишетелмәгән авторлар шактый очрады. Әйтик, Гөлсәрия Басырова исемле ханым II урынга лаек булды. Гомумән, әсәрләрне укыганда шулкадәр профессиональ язылганнары очрый да, җитлеккән язучыдыр инде бу, дип уйлап куясың. Баксаң, ул синең өчен бөтенләй яңа исем була. Мондый авторлар килеп чыга икән, димәк, конкурс үз максатына ирешә, – дип сөйләде шагыйрь. Шигъриятебез исәнме? Шулай ук шигъри әсәрләрне бәяләгән жюри әгъзасы, Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуров та конкурска килгән эшләрдән бик разый калган. – Миңа 100гә якын шигъри әсәр укырга туры килде. Бер карасаң, бик катлаулы эш. Әмма, икенче яктан, бу әсәрләрне укып чыккач, зур канәгатләнү хисе кичердем. Чөнки минем алдымда бүгенге шигърият панорамасы ачылып киткәндәй булды. Ул исәнме? Үсештәме? Шагыйрьләребезне нинди проблемалар кызыксындыра? Безнең әдәби телебез ни хәлдә? Шушы сорауларга җавап таптым. Һәм, дөресен әйткәндә, уңай җавап алдым, – ди ул. – Билгеле, сүз боткасына тартым булган, сүзләр җыелмасыннан торган шигырьләр дә, хикмәте, милләт гаме булмаган әсәрләр дә очрады. Ләкин бу – табигый хәл. Гомумән алганда, бүген шигърият үсештә дип уйлыйм. Тарих, тамырлар, үткәннәр, милләт. Конкурстан чыгып кына нәтиҗә ясасаң, бүгенге шигърият һәм шагыйрьләр – әнә шул дулкында. – Тарихи тема, үткәннәргә караш, тамырларыбызның тирән булуына ишарә бигрәк тә поэмаларда күзәтелә. Безнең шигъриятне элек-электән борчыган мәсьәләләр бүген дә актуаль. Милләт темасы, аның яралары, тел язмышы, киләчәк турында уйланулар шулай ук еш очрады, – дип сөйләде Зиннур Мансуров. Бала күңеле… Балалар шигъриятенә дә бәя биргән жюри әгъзасы булгач, Зиннур әфәнде белән балалар һәм үсмерләр әдәбияты турында да сөйләшми булдыра алмадык. Әлеге бәйге әдәбиятыбызның бу катламындагы «бушлык»ны тутыра алырмы? – Балалар өчен язылган әсәрләр сөендерде. Кайбер авторларның педагогик белеме булуы да сиздерә. Бала күңелен аңлап язылган, балаларны җәлеп итә торган әсәрләр укырга насыйп булды. Без балалар һәм үсмерләр әдәбияты җәһәтеннән канәгатьсезлек хисе белдерергә яратабыз инде. Әйтик, шул ук совет чорында балалар өчен язучы авторлар күбрәк иде. Өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә язу традициясе бар иде. Бүген бу традиция дә югала. Ләкин конкурска килгән әсәрләр буенча гына нинди дә булса нәтиҗә чыгару дөрес булмас. Конкурста катнашмаган әдипләребез дә бар бит. Әмма шунысы хак: бу чара әдәбияттагы тенденцияләрне, яңа «чир»ләрне ачыкларга бик ярдәм итә, – дип җавап бирде Зиннур Мансуров. «Повестьны башлаганда ук балалар, үсмерләр өчен дип тәгаенләгән идем, андый әсәрләргә кытлык икәнен яхшы беләм», – ди «Повесть (үсмерләр әдәбияты)» номинациясендә I урынга лаек булган Айгөл Әхмәтгалиева. Чаллыда яшәп иҗат итүче язучының тагын бер әсәре «Поэма яки шигырьләр шәлкеме (балалар һәм үсмерләр әдәбияты)» номинациясендә II урынны алды. – Күптән бер җиңел рухтагы, балалар да, олылар да рәхәт бер җылылык белән укый торган әсәр язасым килә иде. Максатыма ирештемме икән – анысын укучылар әйтер инде, – ди ул «Без андый малай түгел» повесте турында. – Балалар, бигрәк тә үсмерләр өчен ни дә булса иҗат итү бик авыр. Үз җаның алар җаны белән бәйләнмәсә, аларны ни борчыганын аңламасаң, языйм әле, дип кенә ясалма әйбер тудырудан ни мәгънә? Минем үземне менә шушы әйбер һәрчак чабудан тартып тора. Бервакыт язучылар съездында шул елдагы балалар әдәбияты турында доклад әзерләүне миңа тапшырганнар иде. Ай буе алдымда китаплар, газета-журналлар өелеп торды, кат-кат укып, бермәлне хәтта күз яше белән елап алдым. Балалар өчен сыйфатлы, чын әсәр дигәннәрен бармак белән генә санарлык сайлый алдым да, үземне артык таләпчәнлектә битәрләп игәүләдем. Шул чактагы төп ачышым – балалар һәм үсмерләр өчен язганда язучының ихлас булуы, ясалмалыктан качуы һәм үгет-нәсыйхәт бирмәве мөһим икән. Ә бу исә бер дә җиңел түгел… Лилия Гыймазова, "Ватаным Татарстан" газетасы --- Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренеңтуган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе № --- | 31.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43078
“Ханнар утары” бистәсе татар халкының рухи мирасын саклауга үз өлешен кертәчәк (ВИДЕО)
null
“Ханнар утары” коттедж бистәсе төзегәндә "Ханский дом" компаниясе уңайлы торак булдыру гына түгел, татар халкының рухи мирасын һәм татар телен саклау һәм үстерү өлкәсендә дә эш алып бара. Сезнең игътибарыгызга гаилә кыйммәтләрен, традицияләрне һәм мәдәни мирасны саклау әһәмияте турында видеоролик тәкъдим итәбез: --- Ханский дом № --- | 31.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43079
“Мир”да Ленинградның фашист блокадасыннан азат ителүенә 80 ел тулуны билгеләп үттеләр
null
«Мир» кинотеатрында Казан политехник көллияте студентлары өчен махсус викторина узды. Әлеге чарада “Татаркино"ның кинофестивальләр һәм чаралар оештыру бүлеге методисты Рәйсә Харисова тарихи хәрби фактлар белән уртаклашып, балаларга берничә сорау-җавап уенын оештырды. Студентлар интерактивта актив катнашып, “Татаркино” һәм “Мир” кинотеатрыннан истәлекле бүләкләр алдылар. Соңыннан блокадалы Ленинград шартларында чын дуслык турында төшерелгән “Африка” хәрби мелодрамасын карадылар. --- Татаркино № --- | 31.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43080
Татарстанда картлык буенча пенсия күләме артты
null
Соңгы ике индексациядән соң картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме 2 834 сумга артты. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге хәбәр итә. --- Шәһри Казан № --- | 01.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43081
Татарстанда февраль аенда һава торышының ничек булачагын әйткәннәр
null
Көчле бураннарга карамастан, Татарстанда аномаль су басулар көтелми. Шул ук вакытта февральнең беренче декадасында һава температурасы нормадан 7 градуска югарырак булачак. КФУ метеорологы Тимур Әүһәдиев, шулай ук Татарстан Гидрометеорология үзәге җитәкчесе Сергей Захаров “БИЗНЕС Online” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта белдергән. “Хәзерге вакытта Россиянең Европа өлешенә җылы һава дулкыны үтеп кергән. Әмма вакытлыча гына бу. Якындагы көннәрдә Казанда һава температурасы нульгә якын булачак. Димәк, кар эриячәк. Ләкин су басулар көтелми, чөнки әле кышкы ае белән барабыз”. – дигән КФУ метеорологы. Әүһәдиев сүзләренә караганда, февральдә һава температурасының нормадан югарырак булачагын шикләнмичә әйтергә мөмкин. “Бу айның уртача температурасы -10 градус. Февральнең беренче декадасында нормадан якынча 7 градуска җылырак булачак”, – дип билгеләп үткән белгеч. Сергей Захаров та коллегасы сүзләрен куәтләгән. Шул ук вакытта ул Татарстанда якындагы өч көндә якынча 10 мм күләмендә явым-төшем көтелүен әйткән. --- Ватаным Татарстан № --- | 01.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43082
Мәктәп балалары җиңел генә акча эшләргә уйлаган
null
Русия Эчке эшләр министрлыгының Стәрлетамак шәһәре буенча бүлегенә мошенниклык турындагы гариза белән 84 яшьлек әби мөрәҗәгать иткән. Пенсионер хатын сөйләвенчә, аферистлар аңардан “Сезнең туганыгыз юл һәлакәтенә эләкте!” дигән схема буенча акча алырга маташкан. Әлфия ШАКИРҖАНОВА Өмет № --- | 01.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43083
Казанда «Яңа татар җыры - IV» бәйгесенең финалы узды (ФОТО)
null
«Яңа татар җыры» - Ваһапов фондының татар милләтенең хәзинәсе булган моңлы, сыйфатлы, яңа җырлар булдыру, киләчәк буынның иҗади мирасын баету, татар җырларын камилләштерүгә юнәлдерелгән проекты. Бәйге быел инде дүртенче тапкыр ике номинация буенча үткәрелә – «Иң яхшы татар җыры» һәм «Иң яхшы балалар җыры». Өч ел буе конкурсны Разил Вәлиев җитәкләде. Бу елны бәйгенең жюри рәисе - композитор, Татарстанның халык артисты Резеда Ахиярова. Бәйгегә килгән 170 җыр арасыннан 65е финалга узып, жюри рәисе һәм башка жюри әгъзалары – композиторлар Риф Гатауллин, Рәфис Хөснетдинов, җырчы Зәйнәб Фәрхетдинова, ТНВ каналы дирекциясенең музыкаль һәм әдәби программалар бүлеге җитәкчесе Фәридә Төхвәтуллина, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Корбанов, музыкаль продюсерлар Рөстәм Сәрвәров, Айгөл Зәйнуллина, проектның генераль продюсеры Рифат Фәттахов тарафыннан бәяләнде. «Ел саен безнең өчен иң зур нәтиҗә шунда ки - татар халкында иҗади башлангыч сүнми, сүрелми. Мәсәлән, безнең быел да бәйгегә 170 җыр килде, - диеп башлады сүзен Рифат Фәттахов. - Бу инде безнең татар халкы тәртип бозып йөрми, татар халкы җыр яза, дигән сүз. Матур җырларны эзләү, табу һәм аларны татар эстрадасына чыгару – бу бәйгенең төп максаты». «Яңа татар җыры - IV» бәйгесенең Гала-концерты 18 апрель көнне «Пирамида»да узачак. Сәхнәдә быелгы бәйгенең җиңүчеләре һәм алдагы елларның хитлары яңгырый. Беренче урын ияләре 200 мең сум, икенчесе - 150 мең, өченчесе - 100 мең күләмендә приз алачак.       --- Рәшит Ваһапов фестивале № --- | 01.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43085
Яңа Сала халкы: «Безнең авылда бер әйберне дә читтән кеше чакыртып ясатмыйлар»
null
Балык Бистәсе районының Яңа Сала авылында яшәүчеләр әнә шулай ди. Ни өчен дигәндә, һөнәрчеләре – үзендә. Кемдер тәрәзә йөзлеге, өйгә кирәкле җиһазлар ясый, кемдер оекбаш, шәл бәйли. Арада 93 яшьлек чабата үрүче Нәгыймулла бабай Хәбибуллин да бар. Авылның ничек көн күрүен үзебез күреп кайттык. Сәрия МИФТАХОВА Ватаным Татарстан № --- | 01.02.2024
matbugat
mass_media
null
null